Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөл Гардисламова “Болгар кызлары” төркеменнән китүе турында: “Талашып китәсем килмәде…”

Татар эстрадасында дуэт һәм трио форматында җырлаучылар күп түгел. “Болгар кызлары” төркеме тамашачыга таныш. Бу көннәрдә аның яңа составы билгеле булды. Трионың җитәкчесе Айгөл Зәйнуллина кызларның төркемнән китүе көтелмәгәндә булды дип белдерсә, Айгөл Гардисламовының моңа үз фикере.

— Айгөл, “Болгар кызлары” төркемендә ничә ел эшләдең?

— Биш ел бергә эшләдек. Алар белән җырлый башлау очраклы булды: Айгөл Хәернасова чирләү сәбәпле, аны алмаштырырга кирәк иде. Кыска вакыт аралыгында аларның җырларын өйрәнеп, җырларга туры килде. Шул чарадан соң алар мине чакырып алдылар.

— Төркемгә хәзер ике кыз килде. Алар кемнәр?

— Айгөл һәм Гүзәл исемле кызлар килде. Гөлүзә үз урынына кыз эзләп тапкан иде инде. Аның китүе кияугә чыгу белән бәйледер дип уйлыйм. Айгөл Зәйнуллина бүген дә “Болгар кызлары”нда. Ул әлеге төркем белән яши. Кырт кисеп, “Мин китәм!” дип әйтергә ояла идем. Ул үзе башлады сөйләшүне. Сизгәндер, күрәсең…

— Димәк, китү уе инде күптәннән бар иде?

— Әйе, еллар үтү белән башка амплуада эшләп карау теләге барлыкка килде. Минем бер дә талашып китәсем килмәде. Без яхшы эшләдек, бер-беребезне аңлый идек. Тик бүген Айгөл белән, гомүмән, аралашмыйбыз. Киткәндә, үпкәләп калмавын сораган идем. “Болгар кызлары” триосының камилләшүенә мөмкин кадәр булыштым. 

— Китү сәбәбе нидә? Нәрсә ошамады?

— Әлеге проект мине илһамландырмый башлады. Җитдирәк эшкә алынасым килә. Кабатлап әйтәм: начар булмады. Мин “Болгар кызлары”на чиксез рәхмәтлемен – сәхнәнең нәрсә икәнен аңладым. Хәзер теләгем бер – Айгөл белән мөнәсәбәтләрне яхшырту. 1 ай чамасы аралашмыйбыз. 27 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Яхин иҗатына багышланган фестиваль утәчәк. Әлеге чарада “Болгар кызлары”ның яңа составы да чыгыш ясый.

 

— Аларның чыгышын күзәтәчәксеңме?

— Дулкынланам әле, Айгөл белән очрашу ничек үтәр микән дип уйлыйм. Чыгышларын карыйм, әлбәттә. Тәнкыйть күзлегеннән димим, тик барыбер алар музыканы үзгәчә тоялардыр. Бәлки, “Болгар кызлары” төркеме яңа сулыш белән яши башлар. Аларга бары тик уңышлар телим.

— Гомүмән сәхнәдән китү теләге юкмы?

— Юк, сәхнә – ул мин. Аңлыйм, яшем дә бара. Гаилә кору комаучаламас иде, тик әлегә бер дә буш вакытым юк. Минем кимчелегем бар – мин көнче. Җитди мөнәсәбәтләрнең булганы юк, дисәм дә була. Әлегә үз кешемне очратмаганмындыр. Бу арада минем өчен эш мөһимрәк. Опера өлкәсендә сынап карарга телим үземне, мине әлеге өлкә үзенә тарта.+

“Болгар кызлары”төркеме 26 ел дәвамында иҗат итә. Аның алыштыргысыз солисткасы һәм җитәкчесе — Айгөл Зәйнуллина. Трионың яңа кызлары: Айгөл Кутлаваева һәм Гүзәл Камалова.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев