Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның кызлары туды! [+фото]

Эстрада артистлары тормышында күңелле вакыйгалар булып кына тора. 23 май көнне Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар да икенче тапкыр әти-әни булды! Айгөл 6 яшьлек уллары Рәсимгә сеңелкәш алып кайтты.

- Кызыбыз Чаллыдагы медицина шәһәрчегенең перинаталь үзәгендә 12.40 сәгатьтә дөньяга килде. Авырлыгы - 3824 грамм, буе - 56 см. Туу вакыты 30 майга билгеләнгән иде, әмма алданрак туасын күңелем белән сиздем. Аллага шөкер, Ходай безне уллы да, кызлы да итте. Хәлебез яхшы, балам янымда, икәү сөйләшеп ятабыз. Кызыбызга Риана дигән исем сайладык. Бу исемне безгә Чаллы артистлары тәкъдим итте. Без алар белән бердәм булып яшибез, исем сайлаганда да бергә киңәшләштек, - диде Intertat.ru хәбәрчесенә Айгөл.

Шәйхетдиновлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин тормыш телибез!

Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев