- Мәктәп тәмамлауга җыр юнәлешен сайлавыма әтием каршы булды. Моны бик авыр кабул иттем. "Теләгән җиргә укырга җибәрмәсәң, миннән бәхетсез кеше ясыйсың", - дидем дә, сәнгать академиясенә имтиханнар тапшырырга киттем. Кабул итү комиссиясендә: "Бу тавышың белән җырчы була алмыйсың", - дип, күңелемне төшерделәр. Аннан музыка училищесына киттем. Әмма анда да: "Синнән бервакытта да җырчы чыкмаячак", - димәсеннәрме?! Елый-елый, шешенеп беттем. Әтинең фатыйхасын алмаганга, шулай булгандыр инде, дип үз-үземне тынычландырдым. "Күрерсез әле, мин җырчы булам", - дипалдыма үзмаксат куйдым. Мине училищега ирекле тыңлаучы буларак кабул иттеләр. Сентябрьдә үк бер урын бушады һәм мин рәсми рәвештә студент булдым.
Һәр елдагыча, язын Салават Фәтхетдинов Уфага концертлары белән килде. Үзенә укытырга төркем җыюы турында ишетеп, берничә егет һәм кыз аның белән очрашуга киттек. Мин әле ул вакытта икенче курс студенты идем. Аның каршында җырлау хәтта хыялда да юк иде! Салават абый мине тыңлады, тавышымны ошатты һәм Казанга укырга чакырды. Олы сәхнәгә зур адымнар шул чакта ясалды да.
Башкортстан - туган җирем, Казан - һөнәри белем биргән, зур сәхнәгә алып чыккан шәһәр. Казан мине колач җәеп көтеп алды. Ике телдә дә иркен аралашам. Казанга киткәндә бер татарча сүз белми идем. Укырга кергәндә дә, сорауларга башкортча җавап бирдем. Чыгарылыш имтиханын да башкортча бирдем. Салават абый Фәтхетдинов: "Моң барыбер бертөрле, кайсы телдә җырласаң да ярый", - дигән иде. Татар телен өйрәнүне максат итеп куйгангамы, телне өйрәнү тиз бирелде. Казанда укыган вакытта һәрчак татар классикларын укыдым, шул рәвешле телне өйрәндем. Ике республиканы да тигез күрәм, икесенә дә яратып хезмәт итәм.
"Игезәкләр" йолдызлыгы астында туганнарга тел өйрәнү җиңел бирелә, диләр. Икенче ел инглиз телен өйрәнәм, хәзер аны урысчага караганда да яхшырак беләм. Инглиз теле һәрчак кирәк.
- Җәйләрегез куңелле узамы?
- Əйе, Аллага шөкер! Балалар һәм нянябыз белән Төркиягә очабыз. Июньдә ирем белән икәү генә Кипрга барган идек. Əмма балалар өчен иң яхшысы - ул Төркия. Анда күңел ачу чаралары да каралган, балалар менюсы да шәп. Тик балалар белән ял итеп кенә булмый: аннан кайткач, берүзеңә берәр җиргә барып, тагы ял итәргә кирәк (көлә).
Озак вакыт балалар белән авылда торып килдек. Кечкенә кызыбыз беренче тапкыр кайтты, аңа авыл тормышы аеруча кызык булды. Йорт хайваннарын, авыл йортларын күреп, мең сорау яудырды.
Айгөл Сагыйнбаева: «Әтинең фатыйхасын алмаганга, шулай булгандыр инде»
Татар белән башкорт телләре бик охшаш булса да, башкорт кешесенә татарча сөйләшү кыен, дисәң дә була. Әмма искәрмә бар һәм ул - Айгөл Сагынбаева. Башкорт кызы туган телендә камил сөйләшә, кирәк икән - саф татарча да "җиббәрә". - Мәктәп тәмамлауга җыр юнәлешен сайлавыма әтием каршы булды. Моны бик авыр кабул...
Татар белән башкорт телләре бик охшаш булса да, башкорт кешесенә татарча сөйләшү кыен, дисәң дә була. Әмма искәрмә бар һәм ул - Айгөл Сагынбаева. Башкорт кызы туган телендә камил сөйләшә, кирәк икән - саф татарча да "җиббәрә".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев