Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөл Зәйнуллина: “Кызларның төркемнән китүе – аркама пычак белән кадаган кебек булды”

Шушы арада “Болгар кызлары” триосы кабат таркалган һәм алмашка яңа кызлар килгән. Әлеге төркем 26 ел иҗат итү дәверендә берничә мәртәбә таркалырга өлгерде инде. Бу юлы сәбәп нидә? Яңа составка кемнәр килгән? “Болгар кызлары” триосының алыштыргысыз солисткасы, шул ук вакытта продюсеры һәм җитәкчесе булган Айгөл Зәйнуллина белән элемтәгә кердем.

– Айгөл, “Болгар кызлары” ни сәбәпле таркалды?

– Кызлар үзләре китте. Арабызда бернинди конфликт булмады. Әмма иҗади үсеш чорының иң биек ноктасында аларның шулай эшләве минем өчен “шок” булды. Ләкин мин бирешмим. Кешеләр килә дә китә. Һәркемнең бу тормышта үз юлы. Хәзерге көндә яңа состав белән эшлибез.

– Яңа килгән кызлар турында да әйтеп китегез әле...

– Ике яңа кыз килде: берсе – Айгөл Кутлаваева, КФУның музыка факультетында укый, икенчесе – Гүзәл Камалова, музыка училищесын тәмамлаган, мәктәптә рок юнәлеше буенча вокал укыта. Кызлар бик сәләтле, ачык, эшчән. Без инде концертлар белән чыгыш ясарга да өлгердек. Күптән түгел Рөстәм Закиров белән бергә гастрольләрдән кайттык. Көнгә өчәр, дүртәр сәгать репетиция ясыйбыз. Репертуарны яңадан тергезергә, бик күп көч түгәргә туры килә. Барысын яңа баштан башларга кирәк инде хәзер. Ләкин якыннарымның, дусларымның терәк булулары, аларның ярдәме һәм әлбәттә, халыкның безнең иҗатыбызга булган көчле мәхәббәте миңа алга таба эшләргә көч бирә. 26 ел эчендә кемдер кияүгә, кемдер үз иҗат карьерасын булдырырга теләп төркемнән китте. Шуңа карамастан, “Болгар кызлары” булды, бар һәм булачак.

  • Яңа оешкан төркем (уңнан сулга): Гүзәл Камалова, Айгөл Зәйнуллина, Айгөл Кутлаваева.
 

– Киткән кызлар белән аралашасызмы?

– Юк. Алар минем өчен хезмәттәш кенә түгел, ә якын кешеләрем дә иде. Шуңа да аларның китүләре – аркама пычак белән кадаган кебек булды.

– Китәселәре турында алдан әйттеләрме?

– Юк. Барысы да бик тиз, көтмәгәндә килеп чыкты. Алда күпме эшләнәсе эшләр бар иде.

  • 2012 елдан группа әлеге составта эшли (уңнан сулга): Айгөл Гардисламова, Айгөл Зәйнуллина, Гөлүзә Кашапова.
 

– Алмашка кызлар тиз табылдымы? Алар нинди таләпләргә карап сайланды?

– Әйе. Тыңлап карау этабына күпләгән талантлы кызлар килде. Таләпләргә килгәндә, монда төс-кыяфәт, тавыш, буй-сын, сәләт һәм тырышлык исәпкә алынды. Нәкъ менә триода эшләрлек, тугры кешеләрне табу бик авыр. Кем өчендер бу – “перевалочный пункт”, кемдер үз максатына ирешергә тели, ә кемдер сәнгатькә очраклы рәвештә килеп эләгә һәм сәхнә белән җиңел генә саубуллаша. Яңа состав идеаль булыр дип үземне тынычландырмыйм, чөнки хәзер кешегә ышану бик авыр. Ләкин алга таба барысы да яхшы булыр дип өметләнәм. Кызларга да, үземә дә җиңел түгел. Чөнки алдагы төркем белән чагыштыру бар. Әмма барысы да җайланачак, Алла бирса.

– Алга таба нинди иҗади планнар белән янасыз?

– Бик күп яңа проектлар, яңа җырлар булачак. Барысы да килеп чыксын өчен без бик күп көч түгәбез. Шулай ук группада үземә алмашка солист табып, “Болгар кызлары” триосының продюсеры һәм директоры гына булып каласым килә.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X