Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөлебез "Татар кызы-2021" җиңүчесе!

Быелгы хатын-кызлар бәй­­рәме районыбызда тагын бер матур вакыйга белән истә калачак. Казанчы Бигәнәй авы­­лы кызы Айгөл Котдусо­ва республикакүләм “Татар-кызы-2021” конкурсында җиңеп, иң зур бүләк – гран-прига ия булды.

Мәртәбәле конкурсның Ка­зан филармониясендә узган йомгаклау өлешендә Та­тарстаныбызның иң гүзәл 12 кызы катнашты.  Башта республикабызның төрле зона бәйгеләрендә 200ләп кыз үз бәхетен сынап караган иде. Айгөлебез Арчада узган зона турында җиңеп  финалга үтте. Бәйге тотучы кызлар конкурска әзерләнгән арада, соцчелтәрләрдә алар өчен тавыш бирү үткәрелде. Бу сынауда да Айгөл җанатларлары зур активлык күрсәттеләр. Якташыбыз иң күп тавыш җыеп “Халык мәхәббәте” номинациясе җиңүчесе булып та танылды. “Җиңәрмен дип уйламаган  идем, чөнки көндәшләрем дә көчле иде. Үземнең исемне ишеткәч, башта югалып калдым, аннан инде чиксез шатлык хисләре кичердем,- дип уртаклаша Айгөл. -  Бу бәйге мине күп нәрсәгә өйрәтте. Конкурс сәхнәдән тыш та үтте бит әле. Без 2 атна дәвамында җыр-бию, сәнгатьле сөйләү дәресләре уздык, татар тарихын, күренекле татар-хатын-кызлары язмышын, шәҗәрәбезне төзергә өйрәндек. Мин Дәүләт архивында эзләнеп сигезенче буын бабам турында мәгълүмат таптым. Бәйгегә әзерләнгәндә райондашларымның ярдәмен күп тойдым. Әти-әниемә, туганнарыма, дусларыма, барлык Саба халкына зур рәхмәтемне җиткерәм. Бу сезнең дә  җиңү!”, -ди райондашыбыз. Ул көнне “Татар-кызы-2021” җиңүчесе Айгөлгә затлы калфак, хәситә киерттеләр һәм 50 мең сумга сертификат тапшырдылар. Хәзер ул “Казан гүзәле” исеменә лаек булган Илүзә  Мәгъсүмова белән Халыкара «Татар кызы - 2021» бәйгесенең ярымфиналында көч сынашачак. Җиңүче кыз  октябрь аенда Үзбәкстан башкаласы Ташкентта узарга тиешле  финалда Татарстаныбыз данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев