АЙЛАР СОЛТАНЫ-РАМАЗАН БАШЛАНДЫ
Аллаһы Тәгалә кичәләр арасында Кадер кичәсен, көннәр арасында җомга көнен, айлар арасында Рамазан аен өстен кылды. Шушы айда изге Коръән иңә башлый. Башка айларда кылган изгелекләргә Аллаһы Тәгалә 10 савап вәгъдә итсә, Рамазан аенда ул 700 һәм аннан да күбрәккә арта.
Кичә, кояш баю белән, изге Рамазан ае башланды: мәчетләрдә беренче таравих намазлары укылды. Бүген уразаның беренче көне. Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең бер хәдисендә: «Рамазан ае башланганда җәннәт ишекләре ачыла, тәмуг ишекләре ябыла, ә шәйтаннар богаулап куела» — диде. Шуның өчен дә без, мөселманнар, изге Рамазан аен зур сөенеч белән каршы алабыз. Уразада Аллаһы Тәгалә иманнарыбызны Үзенә карата булган ихласыбызны сыный.
Аллаһы Тәгалә кудси хәдисендә болай ди: «Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә әҗерне аңа Үзем бирәм,ди. Ураза ул — Аллаһ Тәгалә һәм Аның колы арасында булган сер. Ураза тотучы бу гамәлен фәкать Аллаһы ризалыгы өчен үти. Кеше шул рәвешчә нәфес-теләкләрен тыярга өйрәнә, үз нәфсе колы булудан котыла.
Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да, ният кылына:
"НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМӘДААНӘ МИНӘЛ-ФӘҖРИ ИЛӘЛ-МӘГРИБИ ХААЛИСАН ЛИЛ-ЛӘӘҺИ ТӘГААЛӘӘ".
"Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәненнән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка".
Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яки берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала.Ифтар кылганнан соң, гарәпчә мондый дога укыла:
"ӘЛЛААҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТҮ ҮӘ БИКӘ ӘМӘНТҮ ҮӘ ГӘЛӘЙКӘ ТӘҮӘККӘЛТҮ ҮӘ ГӘЛӘӘ РИЗКЫЙ-КӘФТӘРТҮ ФИГ-ФИРЛИИ ЙӘӘ ГАФФӘРУ МӘ. КАДДӘМТҮ ҮӘ МӘ ӘХХАРТҮ»."Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, үзең, биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл,”
Ураза вакытында тыелган мәкруһ эшләр:
Файдасыз сүзләр сөйләү.
Әдәпсез сүзләр сөйләү.
Мунчага кереп озак утыру.
Суга чумып коену.
Урман сагызы яки кибет сагызы чәйнәү.
Авыздан үбү.
Авыз ачмыйча ике көн рәттән уразада булу.
Нинди дә булса гөнаһ эш кылу.
Авыру көчәячәген белә торып ураза тоту.
Уразада дөрес саналган эшләр:
Сатып алыначак ризыкны татып карау.
Күзгә сөрмә тарту.
Балага ризык чәйнәп бирү.
Мыек һәм иреннәрне майлау.
Теш чистарту.
Кан алдыру.
Сөлек салдыру.
Комган белән госел коену.
Мунчага кереп тирләп чыгу.
Сабын белән юыну.
Уразаны боза торган эшләр:
Борчак кадәр генә булса да ризык йоту.
Бер тамчы булса да су эчү.
Дару эчү.
Укол кадату.
Якынлык кылу.
Күзгә дару салу.
Ураза түбәндәге кешеләргә фарыз була:
Һәр мөселманга, әгәр дә ул балигъ, аек акыллы, сәламәт булса, хатыннарның күрем һәм нифәстән аруланган булулары шарт.
Рамазан аеның килүе безнең һәрберебез өчен зур нигъмәт. Аны чиста күңел, изге ниятләр белән каршылыйк, гөнаһ-хаталарыбызга тәүбә итик. Аллаһының рәхмәте, мәрхәмәте арта торган көннәрне бушка, файдасызга уздырмыйк. Мөмкинлеге булганнар бик зур савапка ия булган ифтар — авыз ачу мәҗлесләре үткәрик. Рамазан ае безнең өчен тәкъвалыгыбызны арттыра, калебләребезне пакьләндерә, сәламәтлегебезне ныгыта торган ай булсын.
Ильмира Галимуллина әзерләде.
Фото: https://pixabay.com | Afshad
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев