Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АЙЛЫК ТҮЛӘУЛӘР ШАРТЫ ҮЗГӘРӘ

Федераль закон нигезендә (28.12.2017 №418-ФЗ) 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (ул-кызлыкка алган) хатын-кызлар беренче бала туу (ул-кызлыкка алу) уңаеннан айлык түләү алу хокукына ия.

Күрелә торган чаралар “Демография” милли проектын хәл итүгә юнәлдерелгән. Айлык түләүне алу өчен төп шартлар: РФ гражданлыгы булу, Россия территориясендә даими яшәү, гаиләнең җан башына уртача кереме түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елның икенче кварталында (2019 елда – 14 034 сум) Татарстан Республикасында билгеләнгән хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмавы. 2019 елда айлык түләү күләме – 8896 сум. Шуңа игътибар итәргә кирәк: айлык түләүне билгеләүгә бала туганнан соң алты ай тулганчы мөрәҗәгать иткән очракта, түләү бала туган көннән башлап билгеләнә. Калган очракларда – мөрәҗәгать иткән көннән алып. Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү буенча социаль яклау органнарына яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

2020 елның 1 гыйнварыннан айлык түләү билгеләү шарты үзгәрәчәк. Моның өчен гаиләнең җан башына уртача кереме түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән елның икенче кварталында Татарстан Республикасында билгеләнгән хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумыннан ике тапкыр артмаска тиеш. Айлык түләү билгеләүгә гаризаны бала туганнан соң өч ел эчендә теләсә кайсы вакытта бирергә була.

Фәрвәвес Галиева,

республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең район бүлекчәсе мөдире.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X