Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Фәррахов җиләк һәм гөмбә җыючыларның кеременә салым билгеләнмәвен әйтте

Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат гөмбә һәм җиләк җыеп сатучыларга үзмәшгуль сыйфатында теркәлергә кирәкми диде.

Җиләк һәм гөмбә җыючыларның кеременә салым салынмый. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әңгәмәдә Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов әйтте.

«Салым кодексының 217 маддәсе буенча гөмбә һәм җиләк җыюдан, үсемлекчелек, шәхси ярдәмче хуҗалыкта терлекчелек продукциясен сатудан кергән керемгә салым салудан азат ителә», — диде әңгәмәдәш.

Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе урманнардан җыйган гөмбә һәм җиләк, яки үз участокларында үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешне сата, диде ул. Әмма аларга «Мой налог» кушымтасында теркәлергә кирәкми.

Үзмәшгульләр өчен салым турындагы федераль закон 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Аның буенча Россиянең дүрт төбәгендә – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга һәм Татарстанда һөнәри керемгә махсус салым кертелә башлый. Бу тәҗрибә 10 ел дәвам итәчәк.

Физик затларга хезмәт күрсәтә яки товар сатучы үзмәшгуль россиялеләр өчен салым ставкасы 4 процент тәшкил итә. Ә юридик затлар белән эшләүчеләргә - 6%.

Фото: https://pixabay.com | MabelAmber

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев