Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айрат Сибагатуллин: Раил – ул үзе бер театр

Кичә «Пирамида» күңел ачу үзәгенең концерт залында Буа театрының 100 еллыгына багышланган мәҗлес үтте.

Кичә «Пирамида» күңел ачу үзәгенең концерт залында Буа театрының 100 еллыгына багышланган мәҗлес үтте. Моннан 15 ел элек дәүләт театры буларак ачылган Буа театрының алыштыргысыз җитәкчесе Раил Садриев театрның бер гасырлык юбилеен Казанда мәҗлес форматында үткәрергә карар иткән. "Бирегә унбиш ел дәвамында безнең тәгәрмәчле театрны якты йөз белән каршылаган кешеләр җыелды. Биредә депутатлар, язучылар, артистлар, биредә безнең мәдәният министры, район башлыгы", – дип кунакларны сәламләде Раил Садриев һәм театр репертуарындагы иң популяр спектакльләреннән өзекләр карарга тәкъдим итте.

Театрны бәйрәме белән котларга Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Татарстан мәдният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстанның дәүләт театрлары җитәкчеләре, артистлар килгән иде.

Театрны беренчеләрдән булып, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов котлады. Ул һәрвакыт татар театрларына булышырга, аларның проблемаларын хәл итергә алынырга әзерлеген белдерде: “Буа театрының проблемасын беләбез, исән-сау булсак, анысын да район җитәкчеләре һәм мәдәният министрлыгы белән бергә хәл итергә әзер”, – диде ул. Залдагылар бу вәгъдә театрга яңа бина кирәклеген күздә тотып бирелгәндер дип кабул итте. Илдар Гыйльметдинов үз чыгышында “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” проектының быел да дәвам итәчәген әйтеп шатландырды.

Билгеле булганча, “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” проекты кысаларында Татарстанның җиде театрына репертуар яңарту өчен акча бүлеп бирелгән иде. Әлеге проект хисабына республиканың татар һәм рус театрларында 20 яңа спектакль куелды.

Халык шагыйре Разил Вәлиев Буа театрын юбилее белән котлаганда Илһам Шакировның: “Татар халкын дин һәм татар җыры саклап калды”, – дигән сүзләрен искә төшерде һәм: “Татар халкын аның театры да саклап калды”, – дип өстәде.

“Туфан ага Миңнуллин кая гына барса да, “Театры булмаган шәһәр ул шәһәр түгел, “населенный пункт” дип әйтә иде. Син һәм моннан 100 ел элек театр ачкан якташларың Буадан шәһәр ясадылар. Театрның әһәмияте көннән-көн арта барырга тиеш. Безнең кануннарыбыз буенча татар теле – дәүләт теле. Әмма аны дәүләт теле итү өчен бик күп эшләргә кирәк. Безнең унбиш дәүләт театрыбыз бар. Театрларыбызда татар теле – дәүләт теле! Киләчәгебездә дә телебезнең сагында торырсыз”, – диде Разил Вәлиев. Ул үз чыгышында әле Россиядә дә булмаган канун кабул ителгән булуын ассызыклап узды: ул – Театрлар турындагы канун. “Димәк сез бөтенегез “законный” театрлар”, – диде ул. Разил Вәлиев чыгышын тәмамлап, Буа театрына һәм аның җитәкчесе Раил Садриевка багышлап язган шигырьләрен укыды.

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сәхнәгә чыгып Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның котлавын укыды. “Халыкка тугрылыклы хезмәте һәм югары кимәлдәге иҗаты белән бер гасыр дәверендә ничәмә-ничә буын тамашачысының күңелен яулап алган Буа татар дәүләт драма театрының 100 еллык юбилее белән барчагызны да чын күңелдән котлыйм. Тетарга нигез салучыларга һәм аның үсешенә тиңсез зур хезмәт куючыларга, талантлы иҗатчыларга олы рәхмәтләремне юллыйм”, – дип язган Минтимер Шәймиев.

Министр театр хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Күкрәк билгесен тапшырды. “Раил – ул үзе бер театр”, – диде министр үзенең котлау сүзләрен җиткергәндә.

Фото: Нурислам Исмәгыйлев

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев