Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм белән — Белем көне белән сезне, райондашлар!

Белем көне — ул чәчәкләр һәм ак тасмалар бәйрәме. Бу көнне һәр укучы, чәчәк бәйләме тотып, уку йортына ашыга.

   Күпләр бу бәйрәмне «Беренче кыңгырау» бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки нәкъ менә бу көнне мәктәп балалар бакчасыннан килгән «яңа» укучыларын каршы ала. Ап-ак тасма бәйләгән, кулларына кечкенә портфель тоткан укучылар беренче тапкыр белем йорты бусагасын атлап керә, беренче укытучылары белән очраша, беренче кыңгырау тавышын ишетә.

   Бу көнне һәр укучы бәйрәм итә. Шулай да «Белем бәйрәме»н беренче сыйныфка баручылар аерым бер дулкынлану белән көтеп алалар. 2022-2023 нче уку елы барыгызга да шатлык-сөенечләр, «4»ле, «5»леләр генә алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X