Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакча балалары җыр-биюдә көч сынашты

Балаларны яклау көненә багышланган чаралар 1 июньдә генә түгел, икенче көнне дә дәвам итеп, Балалар иҗат үзәге шат авазларга, дәртле җыр-биюләргә күмелде. Биредә районыбызның мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасындагы "Сәләтлеләр илендә" дип исемләнгән конкурсның финал өлеше үтте. Әлеге бәйгенең зона этабында җиңеп, гала концертта катнашу хокукы алган балаларның самими йөзләрен, ихлас...

Балаларны яклау көненә багышланган чаралар 1 июньдә генә түгел, икенче көнне дә дәвам итеп, Балалар иҗат үзәге шат авазларга, дәртле җыр-биюләргә күмелде. Биредә районыбызның мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасындагы "Сәләтлеләр илендә" дип исемләнгән конкурсның финал өлеше үтте. Әлеге бәйгенең зона этабында җиңеп, гала концертта катнашу хокукы алган балаларның самими йөзләрен, ихлас чыгышларын күргән һәр кеше күңеленнән генә балачак иленә сәяхәт иткәндер.

Сәләтле балачак - өметле киләчәк, дип юкка гына әйтмибез. "Сәләтсез бер бала да юк, аны ача белергә кирәк", дигән атаклы педагог Макаренко. Әнә шул максаттан оештырылган бу бәйге күп кенә нәниләрнең тәүге чыгышлары, беренче уңышлары һәм җиңүләре булды. Әлеге берсеннән-берсе сокландырыргыч номерларны күргәннән соң балалар бакчалары хезмәткәрләренең хезмәтен, музыка җитәкчеләренең тырышлыгын күзаллау кыен түгел. Бәйгедә катнашучылар хореография, нәфис сүз, вокаль(соло), күмәк вокаль, инструменталь ансамбль номинацияләренә бүленеп бәяләнде. Хореография буенча Шәмәрдәннең "Салават күпере" балалар бакчасы тәкъдим иткән "Ут" биюе иң югары чыгыш дип бәяләнде. Нәфис сүз сөйләү буенча Олы Шыңарның "Әллүки" балалар бакчасы коллективының күмәкләштерелгән әдәби мирасыбызны барлауга багышланган номерлары, вокаль башкаруда Шәмәрдәннең "Салават күпере"ннән Гадел Гыймранов, күмәк вокаль (трио) "Бәләкәч" бакчасы ансамбле, уен коралларында уйнау буенча Сабаның "Шатлык" балалар бакчасы ансамбле чыгышы иң югары дәрәҗәдәге номерлар буларак танылдылар. Сигез баланы берләштергән ансабль башкаруындагы "Иделләрем-күлләрем" дигән татар халык җыры тамашачылар күңеленә хуш килеп, озак алкышланды. "Шатлык" балалар бакчасы музыка җитәкчесе Дилбәр Мостафина нәниләрне кечкенәдән музыканы тоемлау, сәхнәгә тартылу, сәнгать төрләрен аңлату буенча озак еллардан бирле зур эш башкара. Ике басу Арташның "Күбәләк" балалар бакчасыннан Әдилә Гасыймуллина "Ак каен" җырын башкарып, өченче урынны яулады. "Безнең бакчабызга 14 бала йөри. Әдиләнең бүгенге җиңүенә бик сөендек. Бу аның беренче уңышы гына түгел, "Җырлы-моңлы балачак" конкурсында икенче урынны яулаган иде ", - дип сөенечен уртаклашты тәрбиячесе Айсинә Әхмәтшина. Әлбәттә, җиңүче балаларның үзләреннән дә бигрәк өйрәтүче апалары сөенде, алар дулкынланды. Шекше авылыннан 6 яшьлек Ания Мирзегаләмова исә тәрбиячесе Гөлфәния Хуҗиева тырышлыгы белән өйрәнгән "Гөлбакча җыры"н зур осталык белән башкарды. Конкурсның иң нәни катнашучысы - Көек балалар бакчасыннан 4 яшьлек Рәмис Латыйпов бәйге лауреаты дип танылуы да киләчәктә бәлки сәнгать дөньясына юл башы булыр.

Кыскасы, йөзләреннән самимилек бөркелеп торучы балаларның чыгышлары берсенннән-берсе соклангыч, ихлас, киемнәре күз явын алырлык иде. Бәйгене алып баручылар - "Әллүки" балалар бакчасының музыка җитәкчеләре Гүзәл Хәлиуллина һәм Лилия Вәлиева балаларга тагын бер кат үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, матур җыр бүләк иттеләр. Район мәгариф бүлеге белгече Алсу Хәсәнова бәйгенең җиңүчеләренә әлеге уңышларның дәвамлы булуын теләп, Грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук сәнгать бәйгесендә уңыш казанган 14 балалар бакчасы коллективына Грамоталар тапшырылды.

Фәридә Вилданова.

Нурхан Дәүләтов фотолары.



















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев