Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчачыларга үз җир кишәрлегендә йорт төзү хокукы бирелә

Хакимияткә бакча йорты төзергә җыену турында алдан хәбәр итәргә кирәк, - диде Ада Зәйдуллина.

2019 елның 1 гыйнварыннан “Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында” Федераль закон көченә керү белән бәйле рәвештә, гражданнарга бакчачылык җир участогында торак йортлар төзергә мөмкин булачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Росреестр хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина хәбәр итте.

“Яңа закон һәр бакчачыга йорт төзергә хокук бирә һәм анда рәсми рәвештә теркәлергә, ягъни пропискага керергә ярый. Яшелчәчелек ширкәте әгъзаларына хуҗалык корылмалары, инвентарь һәм уңыш саклау өчен сарай төзергә мөмкин. Гомумән, яшелчәчелек өчен билгеләнгән участокта бары тик капиталь булмаган корылмалар гына торгызып булачак”, - диде ул.

Ада Зәйдуллина яңа законның гаять зур социаль-икътисадый әһәмияткә ия булуын билгеләп узды. Аның фикеренчә, ул бакча кишәрлекләрендә урнашкан элегрәк төзелгән һәм теркәлгән күчемсез милек объектларын тәртипкә салырга, системалаштырырга ярдәм итәчәк. “Федераль закон гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару белән бәйле мәнфәгатьләрне җайга салуга юнәлтелгән”, - диде.

Ада Зәйдуллина гражданнарга бакча йорты төзергә җыену турында хакимияткә алдан хәбәр итәргә кирәк булачагын әйтте. 2019 елның 1 мартыннан соң, бу процедураны узмый торып, милеккә хокукны теркәү мөмкин булмаячак. “Төзелеш башлау өчен рөхсәт кәгазе алу мәҗбүри түгел. Шәхси йорт төзергә җыенуың турында хәбәр генә бирергә кирәк. Моны дәүләт хезмәт күрсәтү порталы аша электрон рәвештә белдерергә була.

Авылда торучы бакчачы йорт төзергә җыенуы турында җирле үзидарәгә яки райондагы төзелеш эшләренә җаваплы органга әйтә ала”, - диде ул.

Фото: https://pixabay.com | zoosnow

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев