Бакыр тау хәзинәләре
«Бу урын спелеологик яктан да, тарихи караштан да игътибарга лаек. Мин төрле илләрдә булдым, күп рудниклар күрдем, әмма мондыйны беренче очратуым. Рудник музей-тыюлык була алыр иде».
Алексей Жалов, Европа спелеологлар союзы вице-президенты
Әгәр сез Татарстанга килгәнсез икән, биредәге вакытыгызның бер көнен һичшиксез Сарманга барыр өчен билгеләргә тиешсез. Дөресрәге, район үзәгенең төньяк-көнчыгыш кырыендагы бакыр рудникларына барыр өчен. Алар сезнең өчен ачыш, соклану объекты булырга чыннан да лаек. Бердәнбер шарт – анда бару турында алдан кайгыртырга һәм озатучы белән сөйләшеп куярга кирәк, ул сезгә «Бакыр базы» руднигының җир асты галереялары буйлап экскурсия оештырса, шәп булачак.
Тәэсирләр онытылмаслык булачак, менә күрерсез. «Бакыр базы»ның чуалып беткән күп баскычлы галереяларында адашырга да мөмкин. Яки тар тишекләрдә кысылып калырга. Ни дисәң дә, рудникларның холкы каршылыклы һәм хәтәр. Шуңа күрә озатучыдан башка монда баш тыкмавың хәерле. Бу урын спелеологлар, географлар, археологлар һәм тарихчылар арасында бик популяр. Әмма гадәти туристлар монда шулай да күп түгел. Һәм бу мондый үзенчәлекле, тынычлык хөкем сөргән атмосфераның кадерен белүчеләр өчен зур өстенлек. Биредә вакытлыча булса да бөтен мәшәкатьләр һәм проблемалар онытылып тора. Әхмәт-Таудан бакыр табу эше ХVIII гасырның беренче яртысында башланып китә. Ике чакрымнан артык озынлыктагы бакыр чыгару юллары яхшы сакланган. Бу әле аларның билгеле өлеше генә.
Менә без «Бакыр базы» руднигы авызына килеп җитәбез. Эчкә керер өчен әйбәтләп иелергә кирәк – уемның биеклеге нибары 90 см гына.
Кайбер тарихчылар раславынча, рудникны Төньяк сугышы вакытында әсир төшкән шведлар үзләштерә башлаган. Әмма башка фараз да бар. Анысына ышансаң, «Бакыр базы»н иске йола тотучылар казыган. Янәсе, алар рудникны үз гыйбадәтләрен кылу өчен файдаланганнар. Өченче фараз буенча рудник «чудь» дип аталган ярым мифик халык тарафыннан булдырылган. Шунысы кызык: бакыр руднигының үзәгендәге «зал»ларның берсендә күл бар. Аның суы иң югары сыйфатка җавап бирә дип табылган. Белгечләр сүзенә караганда, бу – «бозылмый торган» су. Бәлки, чыннан да иске йола әһелләре кылган догалардандыр? Әллә чудьләр өргән тылсымнанмы?
Монда салкын һәм караңгы. Җылы кием һәм фонарь алырга онытмагыз! Мәгарәнең кызыгы нидә соң? Беренчедән, монда экзотик җир асты җан ияләре, динозаврларның замандашлары: колаклы соры ярканатлар һәм төньяк кожаннары, шулай ук бик сирәк очрый торган очлы борынлы бакалар яши. Икенчедән, сез бу мәгарәдә җиребезнең ничек «ясалганын» үз күзләрегез белән күрерсез. Тирәндә нинди катламнар булуын, төрле утырмаларны… Пермь чоры күз алдыгызга бөтен асылы белән килеп басар – география дәреслегенә чып‑чын күргәзмә әсбап. Сез 250 миллионнан да артыграк яшьтәге дымлы һәм салкын кантарларга кагылачаксыз! Бу үзе бер могҗиза! Һәм, ниһаять, өченчедән, мәгарәдән чыгып, көн яктысын күргәч, сез җир өстендә кояш нурлары астында яшәүнең чыннан да нинди зур бәхет икәнен аңларсыз!
НИЧЕК БАРЫРГА:
Казаннан М‑7 трассасы буйлап Яр Чаллыга кадәр барыгыз. Аннары күрсәткечләр буенча – Сарман авылына. Район үзәгенә кергәч, төньяк-көнчыгыш юнәлешендә «Бакыр Тау» күрсәткеченә кадәр. Тагын берничә йөз метр – һәм сез тиешле урында!
Фотограф: Александр Ефремов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев