Бала сәламәтлеген кем кайгырта?
Әлбәттә, иң беренче чиратта әти-әни бурычы бу. Тик хәзерге заманда аларның балаларга игътибары җитәме соң? Ни дисәң дә, без сабыебызны башта бакчага ышанып тапшырабыз, аннан соң мәктәпкә җибәрәбез. Акчасын түләгәч, җылы аш ашатырлар, баланың тамагы тук булыр, дибез. Тик алай түгел икән шул. Еш кына балалар ашханәдәге ризыкның салкын булуы, пешеп бетмәве, тәмсезлегеннән зарлана. Димәк, ул аны ашамый. Ач йөргәч, авырулар да баш калкытырга гына тора.
Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлары оешмасы, республиканың белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, табиблар, белгечләр Казан дәүләт медицина университетына җыелды. Алар биредә балалар сәламәтлеге турында сөйләште. Татарстан депутатлары һәм табиблары утырышта Россия укучыларын махсус медицина тикшеренүе уздырырга тәкъдим иттеләр һәм Хөкүмәткә шундый тәкъдим юлладылар.
– 10-11 нче сыйныф укучылары мәктәптән күп кенә авырулар белән чыга. Беренче урында – нерв системасы һәм психологик өлкә, аннан терәк-хәрәкәт аппараты һәм өченче урында йөрәк-кан тамырлары патологиясе тора. Күз күрү проблемасы да бар. Ашкайнату системасы авырулары да күп очрый, – диде Казан дәүләт медицина университетында узган очрашуда “Балалар сәламәтлегенең милли медицина тикшеренү үзәге”нең фәнни эшләр буенча директор урынбасары, профессор Владислав Кучма.
– Россия Дәүләт Думасында мәктәптә сәламәтлекне саклау эшенә кагылышлы аерым документларга үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты карала. Бүген лицензияле медицина кабинеты һәр мәктәптә дә юк. Моның өчен шартлар да җитәрлек түгел. Бу мәсьәләне хәл итү юлларын уйларга кирәк, – ди Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова. – Физкультура дәресләрендә балаларны югалтабыз. Бу – аларның физик яктан әзер булмавын һәм укытучыларның хаталарын да күрсәтә. “Ашыгыч ярдәм“ килеп тә җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә мәктәпләрдә беренче ярдәм күрсәтә торган кабинетлар булуы, педагогларның һәр вәзгыятькә дә әзер булуын кайгыртырга кирәк. Бала сәламәтлеге турында сүз барганда без барыбыз да берләшергә тиеш. Укытучылар да, табиблар да, әти-әниләр дә. Мәсәлән, юри генә, иртән балагыз белән күнегүләр ясыйсызмы, дип сорасам да, берегез дә уңай җавап бирмәячәк. Без әле никтер бу хакта уйлап бетермибез.
Балаларның сәламәтлеге – ул безнең киләчәк хакында сөйли, ди депутат ханым. Шунлыктан республикада мәктәпләр төзелүгә зур игътибар бирелә. Узган ел Татарстанда 29 урта белем бирү һәм 7 коррекция мәктәбе төзекләндерелгән. Алты яңасын салганнар. Быел беренче сентябрьгә 12 яңа мәктәп үз ишекләрен ачар дип көтелә. Шулай ук 16 урта һәм 11 кадет мәктәбе яңартыла. Җәйге лагерьлар, яшүсмерләр клублары һәм балалар хастаханәләре ел саен төзекләндерелә.
– Физик яктан сәламәтлекне генә түгел, психологик якны да онытмаска кирәк, – ди Ларионова. Владислав Кучма сүзләренә караганда, Россиядә мәктәп укучыларының бары тик 20-30 процентына гына уку ошый. Безнең илдә дә башка балаларны укымаска котырту гадәте киң таралган икән. Мәктәп укучыларының бер-берсенә карата мәрхәмәтсезлеге, аерым очракларда кансызлыгы теләсә кайсыбызны уйланырга мәҗбүр итә.
– Хәзер барыбыз да интернетта “яши”. Олылар да, балалар да – мәгълүмати мәйданда. Моннан куркып утырып булмый, ләкин моңа дөрес юнәлеш бирергә кирәк, – ди Татарстан премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева. – Республикада балаларны кирәкмәс мәгълүматтан яклау буенча педагоглар һәм медицина университеты галимнәре белән берлектә күп кенә программалар эшләнде. Әйтик, әти-әниләр өчен интернетта җыелышлар уздыру үзенең кирәклеген исбатлады. Шундый бер очрашу нәкъ менә социаль челтәрләргә кагылышлы иде.
Әлеге очрашудан соң резолюция кабул иттеләр. Анда, мәктәп укучыларының сәламәтлеген кайгырту, “Сәламәт гаилә” бәйгесе булдыру, педагогларны әзерләү, республикада сәламәтлекне саклау буенча бер система булдырырга, дигән фикергә килделәр. Шәт, планлаштырылганнарның бер өлеше генә булса да тормышка ашмый калмас.
Фото: https://pixabay.com | Romagna21
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев