Бала тап та – акча ал
Өлкән буын кешеләре хәзерге яшь әниләргә көнләшеп карый. Әле беркөнне генә ике ханымның бала тапкан саен акча түләүләренә шаккатып сөйләшкәннәрен ишеттем. “Безгә берни булмады. Хәзер, әнә, ел саен бала табалар. Әзрәк соңга калып туган булсам”,– дип куйды берсе. Уйлап карасаң, бу апаларның сүзләрендә хаклык бар бит. Хөкүмәтебез сабыйлар саны артсын өчен ни генә эшләми хәзер.
Бу хакта Дәүләт Советында да сөйләшү булды. Хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова әйтүенчә, Хөкүмәт гаиләне кайгыртырга тиеш һәм ул шулай эшли дә.
– Әлбәттә, дәүләт ярдәм итмәсә, баланы үстерү кыен. Без – хатын-кыз депутатлар, моны һәрчак күз уңында тотабыз. Демографик хәлне яхшырту ниятеннән ана капиталы бирү зур этәргеч булды. Республикада 5 мең 588 кеше ана капиталын кулланган инде. Күбесе торак хәлләрен яхшыртуга юнәткән. Соңгы елларда икенче балага бирелә торган акчаны бакчага йөрткән өчен түләүчеләр арткан, – ди Татьяна Ларионова. – Бакчаларда 3 яшьтән 7 яшькәчә сабыйларга урын булса да, кечкенәләргә чиратны озак көтәсе. Ясле төркемнәре җитми. Әнә шуңа да баласына яшь ярым булгач эшкә чыккан әниләр сабыен шәхси бакчага бирә һәм моның өчен ана капиталын куллана. Быелдан авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга да бала тапкан өчен яңа түләүләр бирелә башлады. Әйтик, авылда яшәүче 25 яшькә җитмәгән, беренче баласын тапкан әнигә 50 мең сум күләмендә акча бирелә. Ә менә өченче баласын алып кайткан, яше 29га җитмәгәннәргә бер тапкыр түләнә торган сумма 100 мең сумга җитә. Тик аның шартлары бар. Әйтик, хатын-кызның авылда кимендә өч ел яшәве, анда теркәлгән булуы да кирәк.
Узган ел авыру баланы тәрбиягә алучы гаиләләргә дә дәүләт ярдәме пәйда булды. Андыйларга 200 мең сум акча бирә башладылар. “Шушы хәбәрдән соң республикада сигез гаилә инвалид сабыйны тәрбиягә алган. Авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр болай да читтә калмый. Церебраль паралич диагнозлы балаларның җәйге ялын оештыруны да күз уңында тотабыз, – ди Татьяна Ларионова. – Соңгы арада аерылышучылар саны кими, балалар туу арта. Авылларга баргач, халык яңа төзелгән ФАПлар өчен елый-елый рәхмәт әйтә. Ә бит кеше өчен иң кадерле әйбер – сәламәтлек. Шуңа да без моңа зур игътибар бирәбез. Күп кенә хастаханәләр, поликлиникалар яңартыла. Быел исә 114ендә төзекләндерү эшләре булачак.
Татьяна Ларионова районнарда яшәүче күп балалы гаиләләр белән очрашуларга теләп бара икән. Әнә шул чакта бер әнинең баласына паспорт биргәндә шатланып сөйләвен ишеткән. Шуннан соң, кеше гомерендәге мондый әһәмиятле көн тантаналы узарга тиеш, дигән фикергә килгән. Күптән түгел бу чара Милли китапханәдә узган. “Балалар әти-әниләре, туганнары белән килде. Паспорт алу зур бәйрәмгә әверелде. Шул чакта китапханә җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова: “Минем улым паспортын “тәрәзә”дән генә алды. Әни буларак бик дулкынланып көткән идем ул көнне. Үземчә бәлеш салдым, бәйрәм ясадым. Истә калырлык итеп кенә тапшырмадылар”, – диде. Без гаилә турында сөйләшкәндә бу мәсьәләләрнең барысын да уйлап бетерергә тиеш”, – ди ул. Киләчәктә “Мәрхәмәт” оешмасы ЗАГС идарәсе белән берлектә тыгыз элемтәдә эшләргә җыена.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев