Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бала – төп пассажир

Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында районда 19 марттан 31 мартка кадәр «Бала – төп пассажир!» дигән акция узачак.

Акция барган чорда ЮХИДИ һәм полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар  балалар бакчаларында, автотранспорт предприятиеләрендә кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, очрашулар, акцияләр уздыралар. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур булачак. Җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы  машина   йөртүчеләргә таләп катгый.

Фото: архив/Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев