Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар шуклыгы: авылда ике йорт, мунча һәм сарай янган [+фото]

Янгын Балтач районы Борбаш Сәрдегәне авылында булган.

Кичә, 25 августта, 13:43 сәгатьтә авылдагы янгын турында коткару хезмәтенә хәбәр керә. Ике йорт, ике мунча һәм өченче хуҗалыкның сарае яна. Коткаручылар килгәндә аларның барысын да ут камап алган була инде. 198 квадрат метр мәйданга таралган янгын 14:25 сәгатьтә сүндерелә. Ике йорт биләмәсе тулысынча янып бетә. Өченче хуҗалык сарайсыз кала.

Янгын аркасында 1965 елгы ир-атның сәламәтлегенә зыян килә. Аның ике кулы, беләкләре, муен һәм колаклары пешкән. Ир-ат хастаханәгә озатыла.

Янгын балалар шуклыгы аркасында чыккан, дип фараз кылына.

http://intertat.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев