Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларда эндокрин биз патологияләре арта башлаган

Табиб сүзләренчә, 5 яшьтән үк эндокрин системасында тайпылышлар ачыкланган балалар бар.

Балаларда эндокрин биз патологияләре арта башлаган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Казан дәүләт медицина академиясе профессоры, Республика клиник онкологик диспансерның калкансыман биз һәм башка эндокрин органнарда шешне ачыклау һәм дәвалау үзәге мөдире Зинаида Афанасьева әйтте.

"Эндокрин бизләр патологиясе актуаль проблема. Бу экологик вазгыятькә бәйле. Олылар гына түгел, балалар да авырый, хәтта калкансыман биз рагы белән дә. Ел саен 1-2 елда бер бала ачыкланса, хәзер елына 2-3 балада проблемалар ачыклана", - диде табиб. Аның сүзләренчә, 5 яшьтән үк эндокрин системада тайпылышлар ачыкланган балалар бар. Иң еш теркәлгән очраклар җенси өлгерешкә кадәр һәм җенси өлгереш чорында, ди табиб.

"Экологик вазгыять имин түгел. Иң күп очраклар Казанда, Казан яны районнарында, Түбән Камада, Түбән Кама яны районнарында, Әлмәттә һәм Әлмәт тирәсендә ачыклана. Бу проблемага Хөкүмәтнең игътибарын юнәлтү зарур. Экологиягә игътибар кирәк. Бу балалар авырулары артуда чагылыш таба", - дип әйтте Зинаида Афанасьева.

Табибларга калкансынман бизләрендә төрле проблемалары булганнар килә. "Аларда я зоб, я шеш, я аутоимммун тиреоидит кебек диагнозлар раслана", - ди белгеч.

  • 25-26 октябрьдә Казанда эндокрин хирургия буенча XXIX Россия симпозиумы узды. Табиблар калкансыман биз рагы һәм гормоннар дөрес эшләмәү белән бәйле башка эндокрин патологияләрне дәвалау турында фикер алышты.

"Безнең республика өчен бу патология актуаль. Аны төрле белгечләр дәвалый - онкологлар, зобтан операция ясаучы хирурглар, йод терапиясен уздыручы радиотерапевтлар, химия терапиясен үткәрүче клиник онкологлар, Узи-диагност та, цитологлар да катнаша, шуңа күрә бу симпозиум эндокрин системасы авыруларын ачыклауда мультидисциплинар карашка багышланган", - диде Зинаида Афанасьева.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев