Саба таңнары

Балаларга салкын тигәндә… Температураны төшерү дөресме?

Ялкынсыну процессы башлануга ук организмда пирогеннар хасил була. Аларның тәэсире нигезендә баш миенең тән температурасын җайга салучы үзәге кан тамырлары тараюга һәм мускуллар кыскаруын көчәйтүгә «команда бирә». Температура күтәрелгәндә туңып калтыраулар, дерелдәүләр нәкъ менә шуңа бәйле. Бала калтырана башласа, аны әйбәтләп төреп яткырырга кирәк.

Температураның файдасы да юк түгел. Ул бер яктан авыру билгесе булса, икенче яктан — авыру чыганагына каршы көрәш ысулы: тән температурасы 37 градустан артканда күп кенә микроблар үрчүдән туктый, ә кайбер саклагыч матдәләр, әйтик, интерферон, температура 38 градустан югарырак күтәрелгәндә генә бүленә башлый.

Күп очракларда балалар тән температурасы күтәрелүне зурларга караганда җиңелрәк кичерә. Шуңа күрә температурасы 39 градустан артмаганда аларга температураны төшерүче препаратларны бирмәскә дә була. Баланың температурасын даруларсыз: тәнне аш серкәле җылымса суда чылатылган катмарлы бияләй яисә сөлге белән ышкып төшерергә дә мөмкин.

2-3 айлык сабыйлар температура күтәрелүне авыр кичерә, шуңа күрә табиблар температуралары 38 градуска җиткәндә үк аларга дарулар бирергә киңәш итә.

Нәниләргә җылылык күбрәк кирәк, шуңа күрә аларда мускуллар калтыравы бик еш кына көзән җыерулар китереп чыгара. 3 яшькә кадәрге балага, әгәр аны бер генә тапкыр көзән җыерса да, тән температурасы 38 градус һәм аннан да югарырак булганда температура төшерә торган даруны бирү зарур.

Балаларның тән температурасын төшерү өчен кулланып була торган иң хәвефсез дару — парацетамол. Аларга «зурлар» төймәсен өлешләп түгел, ә бәлки балалар өчен махсус җитештерелгән кечкенәләрен бирү уңайлы. Әлеге даруның төрле «фирменный» исемнәре бар. Әйтик, эффералган. Ул гадәти һәм суга салгач чыжылдый торган төймә, эремә, сироп, шәм формасында җитештерелергә мөмкин.

Балаларга горчичниклар, банка, кыздыра торган төрле пластырьлар куеп дәваларга кирәкми. Чөнки горчичник бик нык яндыра: сабыйлар аңа озак түзә алмый. Шуның белән бергә, ул аллергия реакциясе тудыручы матдәләр дә бүлеп чыгара. Ә инде банкага килсәк, балада тәне авыртуга уттан курку хисе дә өстәлергә мөмкин. Боларның һәммәсен дә суы гадәти юынгандагыга караганда җылырак — 39 градуслар чамасындагы гомуми ванна алмаштыра ала. Мондый процедура горчичниклар кебек үк тән тиресендәге кан тамырларын киңәйтә, әмма баланы авырттырмый. Ләкин ваннаны тән температурасы нормаль яисә аз гына күтәренке булганда гына ясарга кирәк.

Авыруның бөтен очрагы өчен дә бердәй кагыйдәләр юк: барысы да баланың үз-үзен ничек хис итүенә бәйле. Температурасы югары булганда, сабыйны, әлбәттә, яткырырга кирәк, һәм ул үзе дә шуны ук теләячәк. Температурасы бераз төшкәч һәм кәефе яхшыра башлагач, йөри башларга да рөхсәт итәргә була.

Чирләгәндә баланы кат-кат киендерергә, бүлмәне җылырак итәргә ярамый. Бүлмәне еш җилләтергә кирәк: саф һава сулышны җиңеләйтә, томауны йомшарта. Бүлмәдә җылылык 18-19 градус, йоклаганда исә бераз кимрәк булырга тиеш.

Туклануны нык үзгәртергә кирәкми. Баланың аппетиты булмаса, яраткан ризыгын, тәмлерәк берәр нинди ашамлык тәкъдим итәргә мөмкин. Әмма аны һич тә көчләп ашатырга ярамый: хәле җиңеләйгәч, ул үзе үк теләп ашый башлаячак.

Балага күбрәк эчертергә кирәк: чөнки авырганда, тирләп, күп микъдарда су бүленеп чыга. Яшелчә төнәтмәләре, морс, лимон, кура җиләге кайнатмасы белән чәй, җиләк-җимеш сыгынтылары бик файдалы.

Ә менә салкын тигәндә С витаминын күпләп куллануның шифасы зур дигән фикер расланмады. Витаминнарны күп микъдарда куллану аларның организмнан тизрәк чыгуына китерә. Шуңа күрә аллы-гөлле сәдәфләрне күпләп кулланмый башлагач, гадәти рациондагылары инде җитмәскә дә мөмкин.

Ата-аналарны, мондый очракта бала бакчага, мәктәпкә күпме вакыт узгач йөри ала, дигән сорау да борчырга мөмкин.

ОРЗның җиңелчәрәк формасын кичергәндә 5-6 көннән соң инде ул башкалар өчен йогышлы авыру чыганагы булмый. Аз-маз йөткерүләр, томау әле тагын 2-3 атнага сузылырга да мөмкин, әмма бу режимны чикләү өчен сәбәп була алмый.

ОРЗ, гадәттә, бала өчен эзсез узып китә. Әмма ул яңа туганнар һәм хроник авырулар белән җәфаланучы сабыйлар өчен шактый хәвефле булырга мөмкин. Мондый балаларны йөткерүче-төчкерүчеләрдән ераграк тоту хәерле.

Балаларда коры йөткерү «юеш» йөткерүгә бик тиз алышына, шуңа күрә дәвалауны селтеле җылы эчемлек — содалы сөт (бер стаканга 1/2 чәй кашыгы сода) яисә боржоми бирүдән башларга кирәк.

«Юеш йөткерү — организмның саклану реакциясе ул. Какырык тизрәк купсын дисәгез, аңа каршы көрәшергә кирәкми.

Сабый балалар грипп, парагрипп кебек авырулар эләктергәндә еш кына ларингит белән дә җәфалана. Аның билгеләре — коры йөткерү, тамак карлыгу, гыжылдап сулау. Мондый очракта пешкән бәрәңге парын (әмма чәйнек яисә кәстрүлдәге кайнар су парын түгел, пешү ихтималы бар) калын кәгазьдән ясалган бүрәнкәләр аша 5-10 минут дәвамында суларга кирәк.

Аеруча нәниләр өчен бик уңайлы булган башка бер ысулдан да файдаланырга мөмкин. Юыну бүлмәсендә пар болыты барлыкка килсен өчен барлык җылы су краннарын ачып, баланы 15-20 минут дәвамында шунда тотарга кирәк. Лайлалы тышчаның ялкынсынуы кимесен, ютәл йомшарсын һәм сулыш алу җиңеләйсен өчен шул җитә.

Әгәр инде шуннан соң да яхшы якка үзгәреш сизелмәсә, «Ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк.

Томау төшүне аеруча яңа туган балалар авыр кичерә: чөнки бу авыру аларга имәргә комачаулый. Ә зурракларына исә ул әллә ни кыенлыклар тудырмый.

Әгәр сабыйның борыныннан бераз су килеп торса, аңа көненә 2-4 тапкыр кан тамырларын тарайтучы тамчылар — отривин, галазолин, нафтизин, санорин тамызырга кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга 0,05, ә иң нәниләргә 0,01 процентлы эремәне сатып алу хәерле. Әгәр аптекада 0,1 процентлы гына эремә булса, аңа 3-4 өлеш су кушу зарур. Кан тамырларын тарайта торган тамчыларны 3 көннән дә озаграк кулланырга ярамый. Бу вакытка кадәр борындагы лайла куера, һәм шул чагында 1 процентлы тоз эремәсеннән дә (тозны пычак очы белән алып 0,5 стакан суга салырга кирәк) яхшырак чара юк. Сүз уңаеннан шуны әйтик: дәвалануны, гомумән, кан тамырларын тарайтучы тамчылар кулланмыйча гына, шушы эремәдән дә башлап җибәрергә була.

Баланы утыртып борынына дару тамызганда тамчылар борынның түбәнге юлларын «читләтеп үтә», шуңа күрә аның файдасы да әллә ни зур булмаска мөмкин. Дару тамызганда сабыйны башы асылынып, борын тишекләре өскә карап торырлык итеп чалкан яткырырга кирәк. Болай эшләгәндә тамчылар борынның барлык юлларына, шулай ук йоткылыкка да эләгә.

Бала кискен респиратор авыру (ОРЗ) белән чирләгәндә антибиотиклы тамчылар кулланырга ярамый. Бу очракта томау төшүдән ярдәм итүче эчелә торган препаратлар, әйтик, фервексның файдасы тияргә мөмкин. 6-10 яшьлек балаларга гранулаларның 1 пакетыннан ясалган эремәне көненә 2, ә зурракларына 3 тапкыр бирергә кирәк. Ә инде кан тамырларын тарайтучы һәм аллергиягә каршы кулланучы ринопронт сиробын 1 яшькә җиткән балаларга бирергә була.

 

http://sabantuytatar.ru/ilde-niler-bar-iken/10618/

 

http://tulachi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 12 декабря 2017 в 15:56
    Вручение паспортов 12 декабря 2017 года штаб Сабинского местного ТРО ВОО «МОЛОДАЯ ГВАРДИЯ ЕДИНОЙ РОССИИ» совместно с Исполнительным комитетом Сабинского местного отделения ТРО ВПП «ЕДИНАЯ РОССИЯ», Территориальным пунктом УФМС России по Республике Татарстан в Сабинском районе, Отделом ЗАГС Сабинского муниципального района в честь Дня Конституции Российской Федерации провели вручение паспортов гражданам, достигшие 14 летнего возраста.
    82
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:46
    Впервые за последние 7 лет в Татарстане пополнился парк коммунальной техники Президент Татарстана Рустам Минниханов провел сегодня в Казани торжественное мероприятие по случаю передачи районам республики новой коммунальной техники, передает ИА «Татар-информ».
    55
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:37
    70 яшьлек Гөлсем Нурхәмитова: “Кышкы йөзүнең файдасын күрәм” Салкын тисә ул күпчелек карт-коры кебек даруханәгә йөгерми, ә шәһәр күленә килә. 70 яшьтә көлтәсе белән дару төймәләре йотуны, аяк сызлауларны, күңел төшенкелегенә бирелүне Гөлсем Нурхәмитова белми дә. Чөнки ул инде 35 ел салкын суда коенып, Әлмәтнең иң атаклы “морж”ы санала.
    70
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:33
    Җырчы Марсилиягә әнисен бер дә күрергә язмаган (ФОТО) Телеэкраннардан җырчы Марсилиянең “Мода” исемле җырына төшерелгән клибын бик еш әйләндерәләр. Сүзләрен Гөлфия Фәйзрахманова, көен Лилия Тарханова иҗат иткән булган. Клипта төп рольдә бик зәвык белән киенгән “блондинка”ны күрергә мөмкин. Ул Марсилия үзе була инде. Җырчы бу көннәрдә яңа клип төшергән. Чәч төсен дә бераз үзгәрткән. Тиздән тамашачы чираттагы клипны күрә алачак
    122
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:28
    Илсур Мортаза: «Тамашачыга аз фикер һәм күп кызык кирәк» 2-3 декабрь көннәрендә «Яңа Гасыр» телеканалы телевизор караучылар өчен Яңа ел төнендә күрсәтелә торган бәйрәм тамашасын яздырды. Берничә ел дәвамында тамашага сценарийны юморист һәм шоумен Илсур Мортаза яза. Яңа ел тамашасында ул, автор булып кына калмыйча, телевизор караучыларга үз көлкесен дә бүләк итте.
    54
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:24
    Хөрмә кексы Хөрмә кексы рецепты
    34
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:10
    «Улы өчен – “әни”, кызы өчен “мама” [тормыш хәле] Ышанам: мондый язмышлылар әйләнә-тирәбездә шактыйдыр. Тормыш бит үтә катлаулы. Һәркемнең үз сукмагы, сикәлтәле-сиртмәле үз юлы… Хәтта бер гаиләдә үскән ике балада да ике төрле балачак, ике төрле язмыш булырга мөмкин. Зәлия һәм Рөстәмдәге кебек (исемнәр үзгәртелде).
    183
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:02
    Чулман елгасында балыкчылар баткан урыннан видео барлыкка килде Коткаручылар Түбән Кама ГЭСы янында балыкчыларны эзләвен дәвам итә.
    165
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 14:56
    Фарид Мухаметшин вручил паспорта татарстанским школьникам в День Конституции РФ Достигшие 14-летия 34 школьника со всей республики получили главный документ гражданина РФ.
    44
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 14:52
    Юбилеең белән мәктәбебез! Кеше бу тормышта кем генә булмасын, гади эшчеме ул, әллә зур уңышларга ирешкән профессормы, зур дәрәҗәле министрмы, әллә президентмы, ул үзенең бу ирешкәннәре өчен иң беренче чиратта, белем серләренә төшендергән укытучысына бурычлы. Укытучы җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Ул – кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче . Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен , юл өйрәтеп, хәреф танытучы, җитәкләп зур тормыш юлына алып чыгучы кеше дә ул укытучы...
    374
    0
    2
  • 12 декабря 2017 в 14:30
    Эшлэр гөрли!!! Саба аграр көллияте студентлары уй-фикерләрен тормышка ашыру өстендә.
    193
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 14:14
    8 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелгән кешенең фотороботы пәйда булды Җинаять 11 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә Побежимов урамында кылына.
    198
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 13:38
    Рустам Минниханов совершает двухдневный рабочий визит в Италию Делегация Татарстана во главе с Президентом РТ посетит Италию 12-13 декабря.
    37
    0
    0
  • 12 декабря 2017 в 15:07
    Азат Адиевның 19 елга хөкем ителүе
  • 11 декабря 2017 в 13:09
    Татар егетләре базар уртасында "Күбәләк"не өздерә!
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58
  • 9 декабря 2017 в 10:31
    «Раян» төркеме җырчысы Азат Адиевны 19 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр Суд Казанда 2014 елда тоткарланган 8 кешене Россиядә тыелган террорчылык төркемендә катнашуда гаепле булуларын таныды. ХТ* лидерлары барысына бергә 145 ел 8 ай колониягә хөкем ителделәр.
    723
    0
    0
  • 11 декабря 2017 в 16:18
    Мамадышта фаҗига: 6 айлык баласын үтергән ана үз-үзенә кул салган 8 декабрь көнне Мамадыш шәһәрендә фатирда 6 айлык сабыен үтергәч, 32 яшьлек ана үз-үзенә кул салган. Аңсыз килеш хастаханәгә китерелгән ханым шунда җан бирә. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче өлеше (кечкенә яшьтәге баланы үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.
    473
    0
    0
  • 11 декабря 2017 в 11:42
    Россиядә беренче һәм икенче балага түләнгән айлык акчаның күләме билгеле булды Белгород өлкәсендә аның күләме – иң түбән, ә Чукотка автономияле округында иң югары булачак, диде хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.
    448
    0
    1
  • 9 декабря 2017 в 12:30
    "БАЛАЛАРЫМНЫ ТАБАЧАГЫМА ЫШАНАМ!" - ЧАЛЛЫДА ЯШЬ ХАНЫМ ДҮРТ АЙ БУЕ ҮЗЕНЕҢ БАЛАЛАРЫН ЭЗЛИ Мила инде дүртенче ай үзенең кечкенә балаларын кайтарырга тели. Ләкин барысы да файдасыз: ире аннан кача һәм кызлары белән аралашырга рөхсәт бирми.
    423
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 22:31
    Саба мәдәният йортында “Ай күлгә сыенганда” спектакле премьерасын тәкъдим иттеләр Бүген Саба мәдәният йорты театр коллективы язучы Гөлсинә Галимуллинаның “Ай күлгә сыенганда” повесте буенча режиссер Айрат Зиннуров сәхнәләштергән спектакльнең премьерасын күрсәтте.
    391
    0
    1
  • 12 декабря 2017 в 14:52
    Юбилеең белән мәктәбебез! Кеше бу тормышта кем генә булмасын, гади эшчеме ул, әллә зур уңышларга ирешкән профессормы, зур дәрәҗәле министрмы, әллә президентмы, ул үзенең бу ирешкәннәре өчен иң беренче чиратта, белем серләренә төшендергән укытучысына бурычлы. Укытучы җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Ул – кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче . Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен , юл өйрәтеп, хәреф танытучы, җитәкләп зур тормыш юлына алып чыгучы кеше дә ул укытучы...
    374
    0
    2
  • 11 декабря 2017 в 15:45
    Азат Фазлыевның баюы җиткән!.. Машинада барганда, ни сәбәпледер Азат Фазлывның борыны каный башлаган.
    353
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 09:31
    Антында торучы ата Арча районының Иске Кенәр авылында гомер итүче Габделхәй Ситдыйков – өч баласына әни дә, әти дә. Моннан сигез ел элек хатыны үлеп киткәч, ул балаларын аякка бастыру өчен кулдан килгәнне эшләргә сүз бирә. Һәм гомере буе шул вәгъдәсенә тугры кала да.
    336
    0
    3