Саба таңнары

Балаларны ачуланмагыз

Бала тәрбияләгәндә ачулану­ның файдасыз икәнлеген барыбыз да аңлый. Укытучылар, тәрбиячеләр бу хакта беләләр. Алар сабыйны начар гадәте өчен ачуланалар, тик үзгәрешкә ирешә алмыйлар. "Үскәч кем буласын беләм мин аның" дип "неудачниклар" рәтенә кертеп куялар. Әти-әни кычкыру, кимсетү кулланып бераз нәтиҗәгә ирешә. Тик күп еллардан соң өйдә үзен бер төрле тоткан...

Бала тәрбияләгәндә ачулану­ның файдасыз икәнлеген барыбыз да аңлый. Укытучылар, тәрбиячеләр бу хакта беләләр. Алар сабыйны начар гадәте өчен ачуланалар, тик үзгәрешкә ирешә алмыйлар. "Үскәч кем буласын беләм мин аның" дип "неудачниклар" рәтенә кертеп куялар. Әти-әни кычкыру, кимсетү кулланып бераз нәтиҗәгә ирешә. Тик күп еллардан соң өйдә үзен бер төрле тоткан балалары, укуга дип чыгып китүгә полициягә эләгә, начар гадәтләре ачык күренә башлый. Болар - барысы да ачулану нәтиҗәсе.

Алай эшләмәгән булсам, балам тагын да начар булыр иде, диләр кайберәүләр. Тик чынлыкта аның бу юлдан китүенә баш миенә килеп торган "син начар" дигән боерык сәбәп булып торуына алар hич төшенмиләр. Бу хатаны ничек кабатламаска? Балаларга дөрес тәрбия бирү нинди була? Аны безнең янда бер төрле, урамда, дуслары белән икенче төрле тотудан ничек саклап калырга?

Беренчедән, ачулануны кулланмаска кирәк. Аның урынына тискәре йогынтыны практикага кертү мөhим. Әйтик, бала яхшы эш эшләгәндә без аны мактыйбыз. Бу - уңай йогынты. Ул шушы эшнең кабатлануы мөмкинлеген арттыра. Тискәре йогынты, киресенчә. Ул начар эш эшләгәч, аның файдасызлыгын ассызыклый, ягъни борчылган мимика, тон белән әйтелә. Мактау кебек үк берничә секунд дәвамында була, кабат кабатлану мөм­кинлеген киметә.

Балалардан безне бер әйтүгә үк тыңлауларына ирешә алмыйбыз - бу факт, чөнки ул үзе аңлаган, төшенгән эшне генә эшли ала. Ачулану исә баланы кимсетә, кайгырта гына. Ник ярамый икән дип уйлап, нәтиҗәләр ясыйсы урынга аның игътибары эчке кичерешләренә юнәлә. Без теләгәнгә төшенергә 15-20 ел тормыш тәҗрибәсе юк бит аның.

Тискәре беркетмә начар эшләр­нең, хаталарның кабатлануын киметә тик ул эшләнгән вакытта ук кулланылырга тиеш. Вакыт үткән исә, әйтик, бала өй җиһазын ватканнан соң инде уйный башлаган икән, димәк бу очракта аңлату гына кирәк. Икенче яктан тискәре беркетмәне ачулану, кимсетү, тиргәү, элеккеләрне искә төшерү дәрәҗәсенә җиткерергә ярамый. Бу - җәза була hәм файдага караганда тискәре йогынтысы күбрәк - без бит бала белән эш итәбез. Алар йомшак күңелле, беркатлы булалар, бәлки шуңа күрә дә төрле гадәтләрне тиз ияртәләр.

Инде ачулану файдасыз икәнен белгәч, уңай беркетмәне куллана белү кирәк. Бала нәрсә эшләсә дә, аны мактарга кирәк, батырлыгын, тырышлыгын ассызыкларга (нәкъ менә тырышлыгын - үзен мактарга ярамый. "Син молодец" түгел, "Ә тырышкансың, молодец" дияргә кирәк). Шушы алым ярдәмендә рәсемнәр ясатырга, җырлар җырлатырга, физик күнегүләр эшләтергә кирәк. Көн дәвамында хуплап торырга арымагыз, чөнки без аларның "светофорлары". Әти-әнинең сүзенә, мимикасына, тонына карап бала нинди якка юнәлергә икәнен белә. Күпчелек бала hәм әти-әниләр арасындагы проблемалар мактау бетеп, ачулану артканда башлана. Чынлыкта сабыйларның тискәре сүзләре, эшләренең башта күбесен күрмәскә кирәк. Сезнең мөнәсәбәтләр позитив, җылы булып калырга тиеш. Беренче кисәтүдән соң күп итеп мәгълүмат, тормыштан төрле мисаллар китереп бала беләм күркәм дәресләр үткәрергә кирәк. Аннары да гадәт кабатланса, күз йому дөрес була. Кабат хикәяләр табып, китаплардан мисаллар китереп мәгълүмати көрәшне дәвам итәргә кирәк.

Балаларны ачуланмый, тир­гәми тәрбияләп була, тик бу түземле, сабыйларын көчле, батыр йөрәкле итеп үстерергә теләгән кешеләргә генә хас.

Азат Гайнуллин.

Шәмәрдән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: