Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баланы бәхетле итү өчен 7 төп киңәш

Кайсыбыз гына балаларның бәхетле булуын теләми икән? Һәр ата-ана үзенчә тырыша, баласының күңелен күрә, бәхетле итәм дип әллә нәрсәләргә бара. Әмма психологлар бераз уйланырга тәкъдим итә. "Баланы бәхетле итәсегез килә икән - тирәнрәк фикер йөртегез. Моның өчен шактый тырышырга кирәк булачак һәм иң беренче чиратта үзегезне үзгәртү мөһим", ди алар....

Кайсыбыз гына балаларның бәхетле булуын теләми икән? Һәр ата-ана үзенчә тырыша, баласының күңелен күрә, бәхетле итәм дип әллә нәрсәләргә бара. Әмма психологлар бераз уйланырга тәкъдим итә. "Баланы бәхетле итәсегез килә икән - тирәнрәк фикер йөртегез. Моның өчен шактый тырышырга кирәк булачак һәм иң беренче чиратта үзегезне үзгәртү мөһим", ди алар. Әлеге язмада иң популяр киңәшләр тупланды. Алар сезгә файдалы булыр дип өметләнәбез. //Tatar today//

Иң элек шуны әйтеп китик, кешеләр төрле булган кебек, гаиләләр дә бер-берсеннән аерылып тора. Сезнең гаиләгезнең дә бәхетле булуның шәхси серләре бардыр. Булмаса, түбәндәге киңәшләргә игътибар итегез:

  1. Мәхәббәт - сездән балагызга иң зур бүләк. Сабый дөньга килгәнче үк, ата-ана материаль якны кайгырта: киемнәр, бала үстерүдә кирәк-яраклар, уенчыклар алып куя. Бераздан, ничек ашатырга, ничек юындырырга кебек сораулар туа. Бу, әлбәттә, бик мөһим. Ләкин күп очракта әлеге мәшәкатьләр арасында яшь әни шуны оныта: бала назга, игътибарга мохтаҗ. Мөмкин кадәр сабый белән аралашыгыз, күтәреп йөрегез. Беренче атналарда бу аеруча кирәк, чөнки айлар буе әнисе карынында булган бала аерылганнан соң зур стресс кичерә. Артык иркәләү - зыян да булырга мөмкин диярсез. Бу очракта балагызны тоярга өйрәнегез, сабый ашыйсы килгәнгә генә түгел, сезне сагынып та еларга мөмкин.
  2. Бала үсә, үзенә яңалыклар ача. Әлеге процесста сабыегызга иркенлек бирегез. Кайсы вакытта хата җибәрүе, ялгышуы файдага гына булачак. Барысын да контрольда тотып, балагызны начарлактан саклап кала алмаячаксыз. Сез аңа ышанырга тиеш. Еш кисәтүләр, куркутулар балада артык комплекслар гына барлыкка китерәчәк.
  3. Баланы үзегезнеке генә дип кабул итмәгез. Ул аерым шәхес, аның үз уйлары, фикерләре, карашлары булырга мөмкин. Балагызны тыңлагыз, аның белән киңәшләшегез. Бала - сез әйткәнне эшләүче робот түгел, шуны истә тотыгыз.
  4. Гаиләдә икенче, өченча бала туган очракта, олысына "син хәзер инде зур", дип кат-кат әйтү ярамый. Кайбер балалар әлеге яңалыкны: "мине хәзер әзрәк яраталар" дип кабул итә.
  5. Начар кәефегезне балага чыгармагыз, анда гаеп хисен тудырмагыз. Гомумән, өйдә конфликтлар барлыкка килгән очракта, күпчелек балалар моңа үзен гаепле дип саный. Нәтиҗәдә, алар үз-үзенә ошанмаучы, үз өченә бикләнгән кеше булып үсә.
  6. Үсә төшкәч, бала белән дөрес аралашыгыз. Аңа "яратам", "мин сине сагындым", "мин синең өчен борчылам" дип әйтергә оялмагыз. Балагыз белән мөмкин кадәр ачык булыгыз. Аның да хис-кичерешләре турында сорашыгыз.
  7. Балагызны башкалар белән чагыштырмагыз. Әйе, бәлки аның җитешсезлекләре бардыр, әмма моңа басым ясау һич тә ярамый. Күбрәк уңышларына, булган сәләтләренә игътибар итегез һәм башка өлкәдә дә каммиләшергә теләк уятыгыз, шул эшендә булышыгыз.

Барыбыз да белә - бәхетле бала бәхетле гаиләдә үсә. Шуңа да иң беренче чиратта ата-анага бәхет хисен тоеп яшәү кирәк. Үзегезне ничек бар, шулай кабул итегез һәм яратыгыз. Үз-үзегезгә ошамавыгыз барыбер балага булган мөнәсәбәттә чагылачак. Ә ул аны сизмичә калмый. Белегез, балагыз сезне ничек бар шулай ярата һәм сезнең мәхәббәтегездән мәхрүм калудан курка. Сез дә сабыегзыны ничек бар шулай кабул итегез. Аңа ирекле, бәхетле булып үссүендә ярдәм күрсәтегез!

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев