Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Баласына намаз өйрәтмәгән ата-ананы җәза көтә"

Күпләр: “Лаеклы ялга чыккач, намазга басам”, — ди. Тик алтмыш яшь тә тула, җитмеш тә, ә әйткән сүз һаман үтәлми. Әманәт булып кала бирә. Болай әйтергә ярыймы? Намазны ничә яшьтә укый башласаң хәерле? “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән намаз тәртипләре турында сөйләштек

— Нурулла хәзрәт, мөселманнарга ничә яшьтән намаз уку фарыз? 
— Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдүлилләһи раббил-галәмин. Вәссаләтә вәссәләмү галә Мүхәммәдин вә галә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн! 
 
Мөхәммәд (с.г.в.): “Балагызга 7 яшь тулгач, намазга өйрәтегез. 10 яшьлек бала намаз укымаса, җәзага тартыгыз”, — ди. Мөселман шул вакыттан үзе өчен җавап бирә башлый. Димәк, начарлык яисә яхшылык кылса да, аны аңлы рәвештә башкара. Шулай булгач, 10 яшьтән соң бала намаз калдыра икән, ул аны махсус эшли. Җәза кыйнау дигән сүз түгел, ә нәрсәдәндер мәхрүм итү, мисал өчен, каядыр җибәрмәү. Гадәттә, дәресен әзерләмәсә, тыңламаса, баланы җәзага тартабыз бит. Намаз уку да шул ук, әле тагын да мөһимрәк, саваплырак гамәл. 
 
“Лаеклы ялга чыккач, намаз укый башлармын”, — диюгә килгәндә, нинди генә сәбәпләр уйлап чыгармыйлар. “Өлгермәдем, вакыт җитмәде”, — диләр, тагын әллә ниләр әйтәләр. Намазның мәҗбүрилеге — балигълык яше, ягъни 10-13 яшь. Шул яшьтән намазларын калдырса, кыямәт көнендә аны җәза көтә. Шулай ук үз баласына намаз өйрәтмәгән ата-анага да җәза каралган. 
 
— Әти-әнисе баласын намазга өйрәтмәгән, ди, ягъни ул аның кирәклеген белми үскән. Бу очракта да җәза буламы? Кеше 40 яшендә дингә килде, намаз укый башлады, ди. Каза намазын ул ничә тапкыр укырга тиеш? 
— Балигълык яки намазның кирәк икәнен аңлаган көненнән 40 яшенә кадәр ничә намаз тиеш булса, шулкадәр укый. Башта санап чыгарырга һәм һәр укыган каза намазын исәпләп барырга кирәк. Аның тәртибе аерым күрсәтелмәгән, вакыт, мөмкинлек булуга карап башкарыла. Рәттән өч, ун намаз укыйсыңмы... Шулай булгач, намазга басмыйча вакытны күбрәк сузган саен, ул җыелып бара.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Ирек мәйданы

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев