Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтач районы Борбаш авылында мөселман балалар Сабан туе дәвам итә

Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе быел 11нче тапкыр үткәрелә.

Балтач районы Борбаш авылында Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе дәвам итә. Сабантуй быел 11нче тапкыр үткәрелә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе бәйрәмне оештыручы һәм башлап җибәрүче – Татарстанның баш казые, Балтач районының имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев белән Сабан туе тарихы турында сөйләште. “Иң беренче Сабан туе 9 сентябрь көнне Гает бәйрәмендә Балтачта үткәрелгән иде. Икенчесен Карадуганда үткәрдек. Ел саен Балтач районының берәр авылында үткәрергә дип сөйләшкән идек. 2010 елда Сабан туе Борбашта үтте, 2011 елда урамнарга асфальт салынды, шул сөенечтән тагын Борбашта үткәрдек. 2012 елда мәктәп ачылды, шул сөенечтән тагын бездә үткәрдек. Аннары инде Сабан туена 4-5 мең кеше җыела башлагач, бүтән авыллар безнең генә көчебез җитми, сез генә үткәрегез, диделәр. Сабан туен оештыра башлаган вакытта бераз авыр булды. Кеше килерме икән, дип уйландым”, - диде Татарстанның баш казые.

Җәлил хәзрәт сүзләренчә, Сабан туе мөселман балалар үзара аралашсыннар дигән максаттан үткәрелә.

“Кеше саны күбәя баргач, Сабан туйны уздырырга урын әзерләдек. Бер килгән кеше гел килә. Ярдәм итүчеләр дә күп. Борбаш урта мәктәбе директоры Гүзәл Бариева бик тырыша. Мин финанс ягын гына кайгыртам. Сабан туйны мәктәп коллективы әзерли, район җитәкчелеге бик булыша”, - диде Җәлил хәзрәт.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин балаларны Россиянең киләчәге, дип атады. “Халкыбызның хезмәт сөючәнлеген, булдыклылыгын, татулыгын чагылдыра торган үзебезгә генә хас булган татар халкының милли бәйрәме – мөселман балалары Сабан туе. Кадерле балалар, сез бүген көчтә, җитезлектә, тапкырлыкта үзегезне сынарсыз, яңа дуслар табарсыз. Сез – безнең илебезнең киләчәге. Илебезнең, республикабызның, районыбызның тагын да матуррак яшәве өчен төрле милләт халыкларының, төрле дин вәкилләренең дус һәм тату яшәве бик мөһим. Без бу сыйфатларны үзебезнең балаларыбызда тәрбияләп, саклап, киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Үзебезгә хас булган, әби-бабаларыбыздан калган традицион ислам дине кануннарында тормыш итеп, балаларыбызны тәрбияләп, матур итеп яшәргә насыйп булсын. Без бергә һәм бердәм булганда гына уңышларга ирешәчәкбез”, - диде Рамил Нотфуллин.

Татарстан Президентының мәдәният Фонды директоры Нурия Хәшимова әлеге Сабан туен башка районнарга мисал итеп куйды. “Безнең бу Сабан туена аерым мөнәсәбәтебез. Унберенче тапкыр шушы матур бәйрәмебезне үткәрәбез. Чыннан да Балтач районы үзенең бөтен як уңышлары белән республикада үз урынын тота. Ә инде бу Сабан туйлары бөтен районнарга үрнәк булырлык бер мисал. Балтачлылар - тырыш, динле, әхлаклы халык. Сезне шушы матур бәйрәм белән Татарстан Республикасы аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров исеменнән, шәхсән үз исемемнән ихлас тәбрик итәм. Безнең артта булырга хокукыбыз юк, без һәрвакыт алда булырга тиеш”, - диде Нурия Хәшимова.

Фото: Динә Йосыпова

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X