Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтач районы Норма авылында язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу була

Очрашу «ТАТМЕДИА КЛУБ» белән берлектә оештырыла.

Балтач районы Норма авылы китапханәсе, «ТАТМЕДИА КЛУБ» белән берләшеп, танылган язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу оештыра. Бу чарага татар әдәбияты белән кызыксынучы һәркем килә ала.

Очрашуда Нәбирә Гыйматдинованың китаплары презентациясе, яңа татар журналлары белән танышу, язучы белән җанлы аралашу булачак. Нәбирә Гыйматдинова үзе иҗатын яраткан укучылар белән очрашуны түземсезләнеп көтүен әйтте, дип хәбәр итте «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Социаль медиа буенча директоры Алсу Исмәгыйлева.

Норма авылы китапханчесе Лилия Шәйхетдинова фикеренчә, зур популярлык казанган, талантлы язучы белән очрашу татар әдәбиятын сөючеләрнең күңелләрен тагын да җылытачак, Норма халкына зур бүләк булачак.

Әлеге чара 11:00 сәгатьтә башлана. 

«Бу очрашу — татар матбугатын, китапларын таныту максатыннан оештырылган „ТАТМЕДИА КЛУБ“ берләшмәсенең тәүге чарасы. Әлеге клуб Татарстан районнары һәм Россия төбәкләрендә татар журналлары, китаплары белән кызыксынучыларны берләштереп, үзара аралаштыру, фикер алышу оештыру өчен барлыкка килде. Хәзерге вакытта проект Мөслим, Балтач районнарында, Чаллы шәһәрендә уңышлы эшләп килә», — диде Алсу Исмәгыйлева. 

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев