Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтачка Пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып кайтканнар

Районда Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид кичәсен үткәрделәр.

Балтач мөхтәсибәтендә кичә зурлап Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид кичәсен үткәргәннәр. Чара республиканың Теләче, Азнакай, Саба, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Лениногорск һәм башка районарыннан дин кардәшләрне җыйды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бәйрәмнең иң югары ноктасы һәм көтеп алынган мизгеле булып Мөхәммәд Пәйгамбәрнең чәч бөртеген карау мөмкинлеге иде, диелә хәбәрдә. Кадерле "күчтәнәч" Балтачка бормалы юллар белән кайткан – аны Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаев Әлбир хәзрәткә бүләк итә, ул үз чиратында ядкарьне Россия башкаласыннан махсус Балтач халкына күргәзмәгә китереп куя.

Бәйрәм кунаклары арасында Татарстан республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов, Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Татарстан республикасы президенты аппараты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нүрия Хашимова һәм башкалар катнашкан.

Фото: dumrt.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев