Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтачның 43 кешесе штрафын ике тапкыр арттырып түләгән

Быелның биш аенда штрафларын вакытында түләмәгән 69 шоферның “эше” судка җибәрелде.

Быелның биш аенда штрафларын вакытында түләмәгән 69 балтачлының “эше” судка җибәрелде. Шуларның 43енә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләтергә карар чыгарылды, дип яза җирле басма.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсе нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына,15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган. Кодексның 20.25 маддәсе нигезендә җавапка тарту штрафны бозу турында карар алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк. 2018 елның биш аенда 69 шундый шоферга карата административ беркетмә төзелеп судка җибәрелде. Шуларның 43енә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 15 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды, 4 кешегә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралды. Мондый күңелсез хәлгә калмас өчен штрафлар турында даими белешеп торырга кирәк.

Фото: baltaci.ru/

http://baltaci.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев