Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтачта Роберт Миңнуллин республика конкурсында җиңү яулаган кызны бүләкләде

Балтач урта мәктәбендә шагыйрь белән очрашу кичәсе узды.

Балтач урта мәктәбендә “Дөнья гаме сыйган күңел” дигән чара үткәрелде. Әлеге чараның төп сәбәпчесе Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган республика конкурсында җиңү яулаган дүртенче сыйныф укучысы Алия Нәбиева булып чыкты. Роберт әфәнде җиңүче кызны Балтачка махсус килеп бүләкләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Билгеле, мәктәп коллективы танылган шагыйрьне буш кул белән каршы ала алмый: ул килешкә балалар арасында рәсем һәм нәфис сүз сөйләүчеләр конкурсы үткәрәләр (икесе дә Р. Миңнуллин иҗаты буенча). Җиңүчеләрне башкала кунагы үзе бүләкли. Кичәдә шулай ук Роберт Миңнулинның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар да яңгырады, шагыйрь абыйларына берсеннән-берсе кызыклы сораулар да бирелде. Әлеге чара шагыйрьнең үзе кебек үк хисле һәм эчкерсез бер бәйрәмгә әйләнде.

Фото: http://baltaci.ru

http://baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев