Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтачта Укытучыга һәйкәл куелды

Аны яңартылган, капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән район мәгариф идарәсе каршына урнаштырдылар.

Капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән, яңартылган район мәгариф идарәсе каршында Укытучыга һәйкәл куелды, дип яза район басмасы.

"Һәйкәл кую идеясе - район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы комитетыныкы, без исә хуплап каршы алдык, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева. – Башта аны өскә күтәрелгән кулларга глобус тоттырып ясатырга, дип планлаштырган идек. Мәрхүм якташыбыз Азат абый Зыятдинов: “Укытучы дигәндә, без гомер-гомергә кара такта янында бер кулына указка, икенче кулына китап тотып торган хатын-кызны күз алдына китерәбез”, – диде дә, аның киңәше белән нәкъ шундый образ туды".

Аның яныннан үткән һәрбер укытучы: “Бу бит миңа да куелган һәйкәл”, – дип уйласа, сөенсә иде, диелә район хәбәрендә. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев