Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтачтагы күп балалы ана балаларын инглизчә иркен сөйләшергә өйрәткән

Җәмилә Абдуллина фикеренчә, инглиз телен әйбәт белер өчен бала татар телен яхшы белергә тиеш.

Балтач районы Ярак Чурма авылында яшәүче, сигез балалары булган Абдуллиннар гаиләсе өй шартларында сабыйларын инглиз телендә иркен сөйләшергә өйрәткән. Бу гаилә бүген үзәк китапханәдә Балтач район советы сессиясендә катнашырга килгән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.

"Инглиз телен өйрәнү өчен балага татар телен яхшы белергә тиеш. Чөнки татар теле инглиз теле белән яңгырашы буенча аваздаш, шуңа балаларга сүзләрне өйрәнү җиңел”, - дип аңлатты "Татар-информ" хәбәрчесенә үз методикасын Җәмилә Абдуллина.

Әни кеше әйтүенчә, инглиз теленә кызыксыну уятырлык балалар китаплары китапханәләрдә җитәрлек. Җәмилә Абдуллина әйтүенчә, алга таба белемнәрне көндәлек ныгытырга кирәк. "Мин балаларга сүзләрне ике телдә дә әйтәм. Мәсәлән, бу - "ишек - door" дим. Алар ишек сүзен өйрәнә. Аннары җөмләләрне өйрәнәбез - "ишек ябыла - door close”. Шулай итеп алар җөмләләрне дә өйрәнә башлый", - дип аңлатты ул һәм балалары белән инглиз телендә аралашып күрсәтте.

Татарстан китапханәләрендә төрек телендә китаплар булдырырга кирәклеген әйтте. "Төрек телен өйрәнергә теләгем бик зур, әмма төрек телендә китапханәләрдә китаплар юк", - ди Җәмилә Абдуллина. Ул төрек китаплары китапханәләргә кайтарылсын иде дигән теләген җиткерде.

Илдар һәм Җәмилә Абдуллиннар Борбаш авылы җирлегенә кергән Ярак Чурма авылында яши. Беренче балалары 2004 елгы, сигезенчесе былтыр туган. Илдар Казанга йөреп эшли, белеме буенча татар теле укытучысы булган Җәмилә әлегә балалар карый. Алар районда иң күп китап укучы гаилә.

"Мин иремне бик яратам. Беренче өч балага кадәр генә кыен ул, аннары олылары яшьләрен карый", - дип аңлатты ул, балаларыгызны каравы кыен түгелме дигән сорауга җавап биреп. Күп балалы гаиләгә Фәрит Мөхәммәтшин самавыр бүләк итте. 

Фото: Рәмис Латыйпов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев