Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык ыслап саткан Алабуга кешесенә карата җинаять эше тикшерелә

Бу кеше Кызыл китапка кертелгән аеруча кыйммәтле биологик ресурсларның законсыз әйләнешендә дә шикләнелә.

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары 56 яшьлек В. Б.ка карата җинаять эше кузгаткан. Ул Җинаять кодексының 238 нче маддәсенең 1 нче бүлеге (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән товар һәм продукция җитештерү, саклау һәм сату), 258.1 нче маддәсенең 1 нче бүлеге (Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән аеруча кыйммәтле биологик ресурсларның законсыз әйләнеше) буенча җинаятьләр кылуда шикләнелә.

Тикшерү версиясе буенча, 2017 елның октябрендә Алабуга шәһәрендә Б. 30  карп, судак, опты (жерех) балыклары сатып ала, Окружное Шоссе урамындагы гаражына китерә. Монда СанПиН турында закон таләпләрен бозып, кулдан ясалган ыслау аппаратында ыслый. 26 нчы октябрь көнне автостоянкаларның берсендә 15 мең сумга сатып та җибәрә.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә, кайнар ыслау юлы белән ысланган опты һәм судакта эчәк таякчыклары табылган. Алар, димәк, кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырган.

Моннан тыш, Б.ның өендә 450 шәр граммлы ике банка чөгә балыгы кара уылдыгы табыла. Ә ул Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән балык.

Ир-ат җинаять кылуга катнашы булуын таныган һәм кара уылдыкны М-7 трассасында сатып алганы турында әйткән.

Бу җинаятьнең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев