Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“БАЛЫК ЫСЛАРГА ЗИРЕК АГАЧЫ ЯХШЫ"

Теләчедә яшәүче Нурфис Дәүләтшин, Олы Кибәхуҗадан каенише Илнат Рәфыйков белән бергәләп, ит, кош ите, балык ыслау өчен “Теремок” җайланмасы ясаган.

— Баҗай идея бирде, Илнат белән эшләдек. Социаль челтәрдән карап та өйрәндек, кайбер элементларын үзебез өстәдек. Интернетта тимердән, калайдан ясалганнары да бар. Әмма азык-төлек өчен күгәрми торган махсус калайдан эшләргә кирәк. Тимер чери, саргая, күгәреге иткә сеңәргә мөмкин, — ди Нурфис. 
Бу җайланма белән ачык һавада гына түгел, өйдә газ плитәсенә куеп та эшләргә була икән. Түбәсендәге торбага шланг ялгап, форточкадан чыгарсаң, төтене шуннан урамга китә.
— “Теремок”ның аскы ягына 5 см калынлыкта пычкы чүбе салына. Зирек агачыныкы булса яхшырак, чөнки ул акрын гына пыскып утыра, дөрләп ут капмый. Аны бар кеше дә белә, елга буенда суга чумып үсә, елак, сусыл агач. Агач чүбен сатып алырга да мөмкин, елга буйларында кондыз (бобр) чыгарганын да кулланырга була. Газ конфоркаларын ачып кыздырырга да җайланманы куярга. “Теремок”ның аскы ягында таба кебек махсус җайланма бар. Ул ыслана торган балык яисә ит мае пычкы чүбенә тамып, ут капмасын өчен куела. Май шул табага җыела. 
“Теремок” ике катлы. Биеклеге — 50, киңлеге 30 см. Интернетта 30x30 см иде. Каз-үрдәк ыслыйсы булса дип, запас белән эшләдек. Урамда пешергәндә мангал өстенә куярга мөмкин. Балык ыслау өчен, 40-45 минут вакыт җитә. Ә тавык, казга 1-1,5 сәгать кирәк. 
Чуртан балыгын ыслау өчен тозлык болай ясала: 
1 кг балык исәбеннән 100 г лавр яфрагы, хуш исле борыч, тәмләткечләр салырга. Шушы тозлыкта 1-1,5 сәгать тотарга. Сазанны да шулай ук эшләргә мөмкин, — диде Нурфис Дәүләтшин. 

Фото: https://vk.com/irekmaydani

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X