Банкирларга – матәм маршы
Мәгълүмдер ки, без икътисади һәм сәяси фаразлар язарга яратабыз. Кремльдә дә киләчәк темасына хыялланырга һәм ул хыяллары белән, стратегик берәр план рәвешендәме яисә берәр указ кыяфәтендәме, халык белән уртаклашырга яраталар. Әмма “Ватаным Татарстан”ның Мәскәү Кремленнән бер аермасы бар: без үз фаразларыбызны онытмыйбыз. Аннан соң безнең гөманлаулар гадәттә Мәскәү хыялыйларының өметләренә капма-каршы була.
Тагын бер мөһим үзгә як: ни хикмәттер, Мәскәү планнарының 90 проценты җимерелеп төшкәндә, безнең фаразлар якынча 90 процентка тормышка аша. 2016 елның 20 декабрендә менә мондый бер җөмлә язганбыз: “Гомумән, Россияне тулы масштаблы банк кризисыннан күп булса ел ярым-ике ел вакыт аерып тора”. Ул җөмләне язганда, без кулга калькулятор тотып исәпләп тә тормадык, болай, кара акыл белән генә санадык. Җөмлә ташка басылганга нәкъ ел ярым вакыт үтеп киткән. Банклар әле исән кебек, әмма аларны яши дип тә әйтеп булмый. Чынлыкта илдә масштаблы банк кризисы башланды һәм бара инде, тик аны безнең күзгә күрсәтмәскә тырышалар. Банкирлар хисапларында алдаша, юк активларны бар итеп күрсәтә һәм тавыш чыгармыйча гына бюджетны “имәләр”.
Без санамасак, санаучылар бар. Йөзләгән аналитигы куәтле компьютерлар алдына утырып исәпләгән Аналитик кредит агентлыгы дигән оешма көн күрә. Менә шул агентлык 13 июнь көнне Россия банкларының хәлен тасвирлаган доклад игълан итте. Доклад нәтиҗәләре банклар өчен үтергеч, аналитиклар аларга матәм көе уйный. Алар әйтә: дәүләт ярдәменнән башка банкларның савыгуы мөмкин түгел, һәр биш банкның берсе генә табыш ала. Рибачы оешмаларның исә өчтән икесе читтән акча белән коендырулар хисабына гына яши, донор ярдәменнән башка алар мәетләр инде.
Аналитиклар бәяләвенчә, активлары бөтен банк системасының 89 процентын тәшкил иткән иң эре банклар табыш аласы урынга акча югалта. “Открытие”, “Бинбанк”, “Промсвязьбанк” дигән өч гигант хәсрәт кредит оешмасын саклап калу өчен генә Үзәк банк 2,62 триллион сум акча сарыф иткән. Якындагы арада банкларга тиз генә тагын 500 миллиард сум акча кирәк буласы икән. Югалтуларның төп сәбәбе: бизнес алган кредитларын түләми. Төзелеш оешмалары, күчемсез милек белән эш йөртүче эшмәкәрләр алган акчаларын инде кайтарып бирә алмыйлар. Санкцияләр көчәйгән саен, икътисадның тыны кысыла, һәм аның банкирларга проценты белән акча кайтарып бирергә хәленнән килми.
Аннан соң инде “дөнья кризисы” дигән афәт тә якында гына. АКШ икътисады зур тузан суырткыч кебек үсеп килүче илләр базарындагы долларларны үзенә суыра. Без аны Россиядә, нефть бәясе үсүгә карамастан, сумның очсызлануы рәвешендә үз җилкәбездә татыйбыз. Табыш алудан өмет өзгән банк хуҗалары (хөрмәтле олигархлар) инде үз банкларына акча тотарга теләми икән, кредит оешмаларына төп финанс ярдәме күрсәтү дәүләт җилкәсенә калган.
Стоп, шушы урында туктыйк та сорыйк: дәүләт акчаны каян ала? Акчасы алай банкларны триллионнар белән коендырырлык күп булгач, ник ул фәкыйрь халыкны кайгыртмый, ник пенсионерлар авызыннан тартып алырга дәртләнеп тора, ник галимнәрне, табибларны ач паекта утырта? Ник авыл кешесе сауган сөтнең акчасын түләмичә тартып алалар? Ник заманча технологияләр белән коралланган завод һәм фабрикалар төзелми? Сорауларга мәрхүмә Маргарет Тэтчер сүзләре белән җавап бирик: “Бернинди җәмәгать (хөкүмәт) акчалары да юк, салым түләүчеләрнең акчалары гына бар”. Салым түләүчеләр – шул сыер савучылар, табиблар, галимнәр, завод эшчеләре бит инде алар. Хәтта пенсионерлар да.
Кибеттән сатып алынган ипидә күпме салым бар икәнен беләсезме? Он бәясе ипидәге салым өлеше белән чагыштырганда пүчтәк кенә. Шулай булгач, соңгы тиеннәренә кистереп чирек ипи сатып алучы фәкыйрь пенсионер да, хәтта иң актык урам сукбае – бомж да салым түләүдән котыла алмый. Менә шулай итеп тиенләп-бөртекләп җыелган салымны банкларга донор каны итеп сала ил хөкүмәте. Акча җитми башласа, бәяләрне табада кыздырылган борчак кебек бер сикертеп ала, алай гына да булып җитмәсә, өстәмә салымнар уйлап чыгара.
Банклар да, олигархик капитал да менә шул акчага яши. Без бер тапкыр әйттек инде: бүгенге хөкүмәт – олигархларны һәм банкирларны социаль яктан яклау оешмасы ул. Шуңа күрә бензин бәясе күтәрелгәнгә аптырамыйк, безгә иң кирәкле импорт товарларга өсте-өстенә пошлина салуларга да түзик. Иң мөһиме: банкларны саклыйсы бар. Халыкның җелеген суырып-суырып та, банкларын саклый алмаган олигархлар да бар. Алары соңгы акчаларны урлап бетерәләр дә томанлы Альбионга сәяси качкын статусы алырга качалар. Калган гомерләренә урланган бер-ике миллиард доллар ватандаш салым түләүчеләр акчасы җитәр дип уйлыйлар.
Аналитик кредит агентлыгы ясаган доклад безнең фаразларның инде тормышка ашуын сөйли. Әле тагын алты ай вакыт бар. Ул чор эчендә әле тагын күпме банкир үзенә Англиядә сәяси сыену урыны тапмас дисең.
Фото: https://pixabay.com | lukasbieri
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев