Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдингә Рус православие чиркәвенең югары бүләге тапшырылды

Бүләкне кабул итеп алганда Баш мөфти илебезнең барлык традицион конфессияләре вәкилләренең тыныч һәм үзара тату яшәве хакына хезмәт итәчәген әйтте.

Россия Динара советы Президиумы утырышында  баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдингә тантаналы төстә Рус православие чиркәвенең югары бүләге – I дәрәҗә «Дан һәм Намус» орденын тапшырдылар. Бу турыда Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырыш башланыр алдыннан Россия өммәте башлыгының тынычлык һәм конфессияара хезмәттәшлекне ныгытудагы хезмәтен әнә шул рәвешле билгеләп үттеләр. Бүләкне кабул итеп алганда Баш мөфти илебезнең барлык традицион конфессияләре вәкилләренең тыныч һәм үзара тату яшәве хакына хезмәт итәчәген әйтте, диелгән әлеге хәбәрдә.

Тәлгать Таҗетдин Россия Динара советы тарихын искә алган. «Россия Динара советы катлаулы чорда, илебезенең традицион конфессия вәкилләре арасында тынычлык һәм татулыкны ныгытуда мөһим роль уйнады. Илебездә яшәүче халыклар һәм традицион конфессия вәкилләре тышкы дошманга каршы тору һәм үзләренең суверенитетын ныгытуда һәрвакыт бердәм булды», - дигән ул.

Данилов монастырендагы резиденциядә Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл рәислегендә узган утырыш оешманың 20 еллыгына багышланган иде. Чарада Мәскәү Патриархатының Тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге рәисе, Волоколамск Митрополиты Иларион, Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге рәисе, мөфти Исмаил Бердиев һ.б. катнашты.

Фото: cdum.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев