Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башка сыймаслык хәл! Ике ир дусларын туган көнендә, кабер казытып, тереләй күмеп куйганнар

Волгоградта яшәүчене туган көнендә, үзенә кабер казытып, тереләй күмеп куйганнар.

"Блокнот Волгограда" сайта хәбәр итүенчә, 2016 елның 11 апрелендә Александр Булак белән Вячеслава Лямаев тагын бер танышлары белән спиртлы эчемлек белән кәеф-сафа корганнан соң, бәхәскә керәләр.Җинаятьчеләрнең берсе берничә тапкыр танышына сукканнан соң, пычак белән куркытып, подвалга төшерә. Булак белән Лямаев танышларын подвалда кабер казырга мәҗбүр итә.
Кабер әзер булгач, Булак берничә тапкыр корбанына пычак белән кадый һәм Лямаев белән икәүләп күмеп куялар.

Бераздан җинаятьчеләр кабергә күмелүченең телефоны булганлыгын исләренә төшереп, аны яңадан казыйлар. Әле җаны чыкмаган ирнең исән икәнлеген аңлагач, аңа тагын көрәк белән суккалап, телефоны юк икәнлеген күргәч, кабат күмеп куялар.

Хәзер әлеге җинаять эшен Волгоград суды тикшерә. Вәхшиләрне 20 еллык яки гомерлек төрмә көтә.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев