Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстан умарталыкларындагы бал кортларын кышка Үзбәкстанга озатырга җыеналар

Бал кортлары популяциясен саклау максатыннан, Фирганә өлкәсендәге җылы климат шартларында кышлатуны оештыру мөмкинлеген карыйлар.

Башкортстан умартачылыкларындагы бал кортларын кыш чыгар өчен Үзбәкстанга озатырга мөмкиннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы — Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов Уфада Үзбәкстанның Фирганә өлкәсе башлыгы Шухрат Ганиев белән очрашуда шундый тәкъдим белән чыккан.

Бал кортлары популяциясен саклау максатыннан, Фирганә өлкәсендәге җылы климат шартларында кышлатуны оештыру мөмкинлеген карарга авыл хуҗалыгы министры тәкъдим иткән. Шул рәвешле, Башкортстан умартачылары өчен Үзбәкстанның баш базарына юл ачылачак, дип искәрткән, үз чиратында, Шухрат Ганиев.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X