Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстанда хәмер тараткан кешеләрне мөселманча җирләмәскә тәкъдим итәләр

Район имамнары бу башлангычны бик теләп бердәм хуплаган.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда хәмер таратучыларны үлгәннән соң мөселман йолалары буенча җирләмәскә тәкъдим итәләр. Әлеге тәкъдим белән Үчәле районы имамнары белән очрашуда Нәүрүз авыл советы башлыгы Закир Гарипов чыккан, дип хәбәр итә “ Башинформ”.

“Үчәле газетасы” хәбәр итүенчә, үзләре хәмер кулланмый торып та, башкаларны эчкечелеккә этәргән кешеләрне җирләргә чакырсалар, Закир Гарипов мәртәбәле җыен әгъзаларына анда бармаска киңәш итә.

Район имамнары бу башлангычны бик теләп бердәм хуплаган.

“Бүгенге көндә халыкның, яңа туучыларның сәламәтлеген саклау турында сүз бара. Монысы мәсьәләнең бер ягы. Ә эчкечелектән күпме бәла? Без моңа тыныч кына карап тора алмыйбыз. Гадел яшәргә кирәк. “Һәркемгә яшәвенә күрә” принцибы чын мәгънәсен алырга тиеш”, - дип белдергән Үчәле районы имам-мөхтәсибе Дим Закиров.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев