Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстанда көтүчене яшен сугып үтергән

Яшен 51 яшьлек ир-ат янына төшкән, ул урында ук җан биргән

Башкортстанның Кырмыскалы районында яшен сугу нәтиҗәсендә бер ир-ат үлгән, бер хатын-кыз яраланган. Бу хакта хәбәрне РФ Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе таратты.

Мәгълүматлар буенча, корбаннар фаҗига вакытында көтүдә булганнар. Яшен 51 яшьлек ир-ат янына төшкән, ул урында ук җан биргән. 50 яшьлек хатын-кызның аякларына зыян килгән, ул хәзер хастаханәдә.

Социаль челтәрләрдә көчле яшеннең шаһитлары булган кырмыскалылар кичерешләре хакында яза. "Бүген төнлә яшен шул дәрәҗәдә көчле иде, хәтта ябык күз аркылы күренде", - дип тасвирлый бер кулланучы.

Башкорстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәренә караганда, төнлә һәм иртән республиканың үзәк өлешенә җылы фронт килгән, яшен шуның нәтиҗәсендә чыккан. Көчле яшеннәр Уфа шәһәрендә, Гафури, Кырмыскалы, Кушнаренко, Дүртөйле районнарында күзәтелгән. Бу тәүлектә һава торышының тотрыксызлыгы сакланачак, тагын яшеннәр булуы мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

(Алсу Исмәгыйлева әзерләде)

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев