Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстанда мәктәп укучысы информатика дәресендә үлгән

Әлеге хәл сишәмбе көнне, 5 декабрьдә, Нефтекамск шәһәре мәктәпләренең берсендә булган.

Унҗиде яшьлек Башкортстан укучысының гомере информатика дәресендә өзелгән. Бу хакта төбәк Тикшерү комитеты хәбәр итә, дип яза “Известия”.

Әлеге хәл сишәмбе көнне, 5 декабрьдә, Нефтекамск шәһәре мәктәпләренең берсендә булган. Информатика дәресе ул көнне расписаниедә беренче булган, дәрестә кыз бала аңын югалткан. Мәктәп табиблары аңа медицина ярдәме күрсәткән, “ашыгыч ярдәм” чакыртканнар. Әмма 17 яшьлек кыз медиклар килгәнче үлгән.

11нче сыйныф укучысы үзендә булган чирләр белән поликлиникада исәптә торган. Уфадагы «Комсомольская правда” сайты хәбәр итүенчә, кыз эпилепсия өянәгеннән үлгән.

Тикшерү комитеты әлеге факт буенча тикшерү үткәрә. «Башинформ» хәбәреннән күренгәнчә, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев