Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстанда Салават Юлаев истәлегенә мемориаль таш куйганнар

Ташта башкорт һәм рус телләрендә Салават Юлаевка багышланган сүзләр уеп язылган.

Башкортстанның Салават районында милли герой Салават Юлаев истәлегенә мемориаль таш урнаштырганнар, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Ташта башкорт һәм рус телләрендә Салават Юлаевка багышланган сүзләр уеп язылган: «Юҡ, мин үлмәнем, башҡорттар!» - тип һинең рухың шаңдай оранда» («Нет, я не умер, башкиры!» — звучит твой дух в боевом кличе»).

Бөтенроссия башкорт яшьләре корылтае, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге, «Салават оныклары» оешмасы һәм Әлкә авыл советы истәлек акциясе оештырган.

«Салават районында яндырылган Такаево авылы урынында таш тирмә бар, башкорт халкының милли батыры истәлегенә гранит ташны шунда урнаштырдылар, - дигән башкорт яшьләре корылтае һәм «Аргымак» этно-рок төркеме җитәкчесе Ринат Рамазанов. - Әлкә мәктәбендә безнең төркемнең концерты булды. Аннары балалар белән таш куелган урынга киттек. Курайда уйнадык, балалар шигырьләр укыды, биеде, бергәләп фотога төштеләр».

Фото: bashinform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев