Саба таңнары

Башны күчереп утырту операциясен хуплыйсызмы [сораштыру]

Россия программисты Валерий Спиридоновны катлаулы операция көтә. Аның башын икенче тәнгә күчереп утыртмакчылар. Операция 2017 елга планлаштырылган, аны Италия табибы Серджио Канаверо ясаячак. Табиб әйтүенчә, барысы да яхшы булса, Валерий Спиридонов бер елдан соң хәрәкәтләнә башлаячак, үз тавышы белән сөйләшә, битен дә тоя алачак. Пациент үзе булырга мөмкин күңелсезлекләр турында...

Реклама

Россия программисты Валерий Спиридоновны катлаулы операция көтә. Аның башын икенче тәнгә күчереп утыртмакчылар. Операция 2017 елга планлаштырылган, аны Италия табибы Серджио Канаверо ясаячак. Табиб әйтүенчә, барысы да яхшы булса, Валерий Спиридонов бер елдан соң хәрәкәтләнә башлаячак, үз тавышы белән сөйләшә, битен дә тоя алачак. Пациент үзе булырга мөмкин күңелсезлекләр турында белә, аңлый, әмма эксперименттан баш тартмый.

Сергей Готье, Россиядә баш трансплантолог:

- Операциянең катлаулылыгы шунда - донор тәненең арка мие пациент­ның баш мие белән туры килергә тиеш. Бер ке­шенең башын икен­че ке­ше­нең тәненә утырту бик катлаулы. Бөерне күчереп утырт­канда да организм донор бөерен­нән котылырга тели, шуңа да иммунитетны баса торган дәвалау ысулы кулланыла. Бу очракта да кеше тәне пациент башыннан "ваз кичәргә" мөмкин. Аны ничек тә тоташтырып эшлә­теп җибәрергә дә кирәк бит. Шуңа да бу эшнең нәти­җәсе уңай булуында шик­лән­гәч, кирәкме соң бу операция дигән сорау туа. Әмма шул ук вакытта мин бу адымны тән­кыйтьләмим. Нә­тиҗәсе уңай булмаса да, трансплантология, физиология, иммунология, анестезиология һ.б. өл­кә­ләрдәге сорауларга ачыклык кертә алачак, яңа мөм­кин­лек­ләр ачачак.

Лилия ИСХАКОВА, КФУ аспиранты:


- Фән ягыннан карасак, нинди нәтиҗәсе булуга карамастан, бу зур ачышлар ясарга мөмкинлек бирәчәк. Уйлап карагыз: хәзер баланы ярып алу катлаулы операция булып саналмый, әм­ма элек хирург пычагы ас­тында күпме хатын-кыз җан биргән! XX гасыр башында бер табиб, бала таптырганда унбиш хатын-кыз үлгәннән соң, үзен атып үтергәнен укыган идем, әмма табиб­лар тәҗ­рибә аркылы баланы ярып алу операциясен ясарга барыбер өйрәнгән.
Бу мәсьәләнең этик ягы да бар. Ике яктан да ризалык булырга тиеш. Чит илдә кешеләр, үзләре белән берәр ни була калса, тән әгъ­заларын донор буларак куллана аласыз, дип ризалык би­рә. Кеше дөньядан кит­кәндә дә максималь файдалы булырга тели. Ул башка кешегә тагын бер гомер бү­ләк итә. Димәк, тагын яшәргә мөмкин­лек алган кеше дә тормышын заяга уздырмаска тиеш, күб­рәк яхшылык кылырга тиеш дип саныйм.

Илнар Зиннәтуллин, "Туган авылым" мәчете имамы:


- Башны икенче тәнгә кү­череп утыртуга риза булу­чы­ның озак яшәргә теләүдән яки үлемнән куркудан булырга мөмкин. Аллаһка ышанучылар бакыйлыкка күчен­гән­нән соң да тормыш булганын белә, ягъни алар физик үлем­нән курыкмый. Барысы да Аллаһ Тәгалә кушканча булачак дип яши. Галимнәр фике­ренчә, кешенең холкы-фи­гы­ле, тормышка карашы, гому­мән, бөтен мәгълүматы баш миендә саклана ди, әмма дини кешеләр бу мәгълүмат җан­да саклана дип саный. Бө­тен тормыш кешегә бүләк ителгән җанда. Бу операция вакытында кемнең җаны сак­ланыр - билгесез. Бераз сакчылрак карарга кирәк бу адымга.

Хәния ФӘРХИ, җырчы:


- Авыру егет ягыннан да, табиб ягыннан да, ай-һай, бик җитди, катлаулы адым. Егет чарасызлыктан ризалык бир­гән­дер. Ул үләсен чамалыйдыр, шуңа үзен файдалы итеп тоярга телидер. Аллам сакласын, әмма мин аның урынында булсам, шулай ук эшләр идем кебек. Табиблар Аллаһ түгел, барысы да Аның телә­ге­нә бәйле. Табиб куллары белән могҗиза кылынса, бу зур казаныш булачак. Әмма операция үлем белән тәмам­лана икән - аяныч. Табиб та бит кеше, аның пычагы астында кеше үлсә, моның белән яшәргә дә кирәк бит.Ә сез табиб белән пациентның бу адымын хуплыйсызмы?

("Ватаным Татарстан", /№ 52, 11.04.2015/)

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: