Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

«Батырлар.Татарстан геройлары» программасында катнашуга 1,6 меңнән артык гариза килгән

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең бурычы «Ватанны саклаучылар» фонды, муниципалитетлар башлыклары, эш бирүчеләр белән берлектә – СВОда катнашучыларны һөнәри әзерләүне, эшкә урнаштыруны, реабилитацияләүне һәм озатып йөрүне тәэмин итү.

«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашу өчен ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылардан 1604 гариза килгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.

«Программа Дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә вазыйфаларны биләү өчен квоталар билгеләү юлы белән перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыруга һәм әзерләүгә юнәлдерелгән», – дип сөйләде ул.

Песошин ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең бурычы «Ватанны саклаучылар» фонды, муниципалитетлар башлыклары, эш бирүчеләр белән берлектә – СВОда катнашучыларны һөнәри әзерләүне, эшкә урнаштыруны, реабилитацияләүне һәм озатып йөрүне тәэмин итү.

A581673

Фото:  «Татар-информ»

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/batyrlartatarstan-geroilary-programmasynda-katnasuga-16-mennan-artyk-gariza-kilgan-5903384

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев