Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Баулыда үтерелгән кеше мәете тирес астында өч ай яткан

Баулы районының Татар Кандызы авылыннан бер чакрым ераклыкта чери башлаган кеше мәете табыла.

56 яшьлек ирне үтереп, тирес астына күмеп куялар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Җинаятьтә гаепле дип табылган шикле 43 яшьлек шушы авыл кешесе кулга алынган.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, зыян күрүче фермада терлекче булып эшләгән. Июнь ахырында ул үзенең җитәкчесен “сожителе” каршында эт итеп сүгә. Билгеле, бу батырлыкка аның салмыш булуы да ярдәм итә. Кимсетелгән ир белән әлеге терлекче арасында низаг чыга. Ул терлекчене үз өендә кыйнау белән тәмамлана.

Хатынын мыскыллы сүзләрдән яклап чыгуына куанып, ир өенә кайтып китә. Ә иртән исә кичтән кыйналган терлекченең үле гәүдәсенә тап була. Югалып калмый ир: 22 яшьлек үги кызы һәм аның 27 яшьлек “сожителе” белән бергә, үлгән терлекчене авыл кырыена алып китеп, бер метр тирәнлеккә тирес астына күмеп куялар.

Бу хәлләр шулай онытылып торса да, без капчыкта ятмый. Өч айдан соң әлеге хәл калкып чыга. Моңа үги кызның “ире” гаепле. 4 октябрь көнне ул бу җинаять турында полициягә хәбәр итә. Гаепле ир шундук кулга алына. Әлеге хәл буенча “Үтереш” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара.

Әлеге хәл турында тулырак белергә теләп, “Татар-информ” хәбәрчесе Баулы районына шалтыратты. Әмма тикшерү эшләре бару сәбәпле, комментарий бирүдән баш тарттылар. Бары шунысы гына билгеле: үлгән адәм Башкортстанның Туймазы районыннан килгән булган.


 

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X