Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бавыр торты (рецепт)

Автор: Гөлүзә Василова Бәйрәм табыны өчен бавыр торты рецептын тәкъдим итәм. Бавыр торты өчен: 1 кг сыер бавыры, 3 стакан сөт, 3 йомырка, 5-6 аш кашыгы он, 4-5 уртача суган, 4-5 кишер, 250 грамм майонез, 4-5 тырнак сарымсак, петрушка, тәменчә тоз, төелгән борыч, кыздыру өчен үсемлек мае. Бавырның элпәсен алырга,...

Автор: Гөлүзә Василова
Бәйрәм табыны өчен бавыр торты рецептын тәкъдим итәм.

Бавыр торты өчен: 1 кг сыер бавыры, 3 стакан сөт, 3 йомырка, 5-6 аш кашыгы он, 4-5 уртача суган, 4-5 кишер, 250 грамм майонез, 4-5 тырнак сарымсак, петрушка, тәменчә тоз, төелгән борыч, кыздыру өчен үсемлек мае.
Бавырның элпәсен алырга, юып саркытырга, вак кисәкләргә турарга һәм 2 стакан сөткә салып, 2 сәгать тотарга. Иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән вакларга, 1 стакан сөт, йомырка, тоз, борыч, он, вак угычтан уылган сарымсак кушып яхшылап болгатырга. Майлы табада бавыр беленнәре пешерергә.
Аннары эре угычтан уылган кишер белән ярымбоҗралап туралган суганны бераз кыздырып алырга һәм пешеп беткәнче таба өстен каплап сүрән утта тотарга, суытырга, майонез белән болгатырга һәм белен арасына ягарга.
Бу күләмдәге продукттан 15 белен чыга, өч тәлинкәгә баш катлы итеп яки биш тәлинкәгә өчәр катлы итеп бавыр торты ясарга. Торт өстен теләгәнчә бизәргә мөмкин. Табынга шул тәлинкәдә торт сыман кисеп чыгарырга.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X