Байлар кара мунчаны махсус салдыра
Хәзерге заманда мунча, юынудан бигрәк, күңел ачу урынына әйләнеп бара. Яшьләр арасында мунчаларда сыра эчеп, массажлар ясатып, сауналарда парланып утыру модада. Хәтта туган көннәрне табыннар әзерләп мунчада үткәрүчеләр бар. Сауна, джаккузилар популярлашкан заманда, элек-электән килгән кара мунчаларда юынучылар да бар икән әле. Авылларда сакланып калган кара мунчалар бер хәл, Мәскәү,...
Хәзерге заманда мунча, юынудан бигрәк, күңел ачу урынына әйләнеп бара. Яшьләр арасында мунчаларда сыра эчеп, массажлар ясатып, сауналарда парланып утыру модада. Хәтта туган көннәрне табыннар әзерләп мунчада үткәрүчеләр бар. Сауна, джаккузилар популярлашкан заманда, элек-электән килгән кара мунчаларда юынучылар да бар икән әле.
Авылларда сакланып калган кара мунчалар бер хәл, Мәскәү, Санкт-Петербургта байлар кара мунчаны махсус салдыра, ди. Кара мунчаның үзенчәлекләрен белергә теләп, Яшел Үзән районының Акъегет авылына юл тоттым.
«Яңасы кирәк тә түгел»
Кара мунчалар Кайбыч районы авылларында да популяр дип ишеттем, Акъегеттә аның чын-чынлап файдасын күргәннәр генә калдырганнар. Флера апа Габделбариеваның мунчасы 1960 елларда ук салынган инде.
Кечкенә генә тәрәзәле, әкиятләрдә сөйләнә торган үзенчәлекле мунчаны күзәтәм. Кара мунчаны аерып тора торган үзенчәлек - аның морҗасыз булуы. Шуңа да мондый мунчаны якканда, бөтен тирә-юньгә төтен исе тарала икән.
- Мунчаны якканда, борынны томалап ягам инде, төтен чыгып китәр өчен түбәдә ясалган махсус тишек кенә бар бит монда. Бөтен төтен тышка чыга. Керер алдыннан, бөтен ишекләрне ачып, төтенне чыгарабыз, әмма мунча суынмый, бик эссе була, - ди Флера апа. Мунчага күрше авылда төпләнеп калган балалары да килә икән. Мин килгән көнне дә кызы Гөлнар әнисе янында иде.
- Кара мунчаның һавасы әйбәт, коры, мондый мунчада ничә кеше юынса да, идәннәре гел коры кала, шуңа да ул череми, озакка җитә, - ди Гөлнар.
Флера апа хәзер пенсиядә, олы яшьтә.
- Үзем генә булганда, үзебезнең мунчаны ягып тормыйм, туганнарыбызга гына барам, шулай да бабайлардан истәлек булып калган кара мунчаны сүтәргә җыенмыйм, - ди.
Ә менә Акъегеттә яшәүче тагын бер кара мунча хуҗасы Рәфис Сабитов ак мунчасын карага әйләндергән.
- Артык дымлана башлагач, ак мунчаның морҗасын бетердем дә карага әйләндердем. Заманага ияреп, без дә яңа мунча сала башлаган идек тә, хәзер туктап тордык әле, кара мунчаның сәламәтлеккә файдасы күбрәк кебек. Шуңа да яңасын кирәксенмибез әлегә, - ди Рәфис абый.
Әйткәнемчә, кара мунчаны яккан вакытта морҗа булмау сәбәпле, төтен бөтен мунчага тарала. Стеналарга бармак калынлыгы корым утырып, эчке як кап-кара була. Шуңа мунчаны кара дип атаганнар да инде. Мондый мунча хуҗалары, гадәттә, мунчаны юып азапланмыйбыз, мәгънәсе дә юк, бер ягуга, кап-кара була ул, диләр. Температура югары күтәрелгәч, бүлмәне җилләтәләр. Мич ташына су сибеп, пар барлыкка килә. Мондый мунчада инфекцияләр калмый, чисталык саклана, ди кара мунчада юынучылар.
Агыннан аермасы юк
Кара мунчаның чынлап та кеше организмына файдасы шулай күп микәнен ачыклау өчен, Республика медицина профилактикасы үзәгендә гигиена тәрбиясе буенча табиб Роза Алимовага мөрәҗәгать иттек
- Кара мунча бүгенге көндә экзотика кебек. Ләкин минемчә, агачтан салынган мондый мунчаларның гомере 10-15 елдан артмый торгандыр. Аннары, корым белән капланган, ысланган мунчада юынырга да җайсыз кебек тоела. Янгын куркынычсызлыгы ягыннан да кара мунчалар ышанычсыз санала. Морҗа булмау сәбәпле, кара мунчаларда төтен исе кала, төтен белән бергә галимнәр сумала, төрле концерагеннар да бүленеп чыга дип ачыклаган. Бу исә үз чиратында кеше сәламәтлеге өчен бик үк файдалы түгел. Әлбәттә, мунчада ул һаваны озак сулап утырмыйсың. Шулай да... Сулыш юллары авырулы кешеләр, аллергиялеләр өчен бу аеруча да куркыныч. Дөресен генә әйткәндә, файдасына килгәндә, ак мунча белән кара мунчаның аермасын күрмим. Теләсә кайсы мунчадан да яңадан тугандай чыгасың бит. Дөрес, һәр нәрсәдә чаманы белергә кирәк. Ләүкәдә 10-20 минуттан да озак утырырга ярамый. Бер яшькә кадәрге сабыйларга, олы яшьтәгеләргә, авырлы хатын-кызларга, шикәр диабеты, югары кан басымыннан интегүчеләргә кайнар мунча киңәш ителми. Мунчаның файдасына килгәндә, ул организмдагы шлакларны чыгара, нерв үзәк системасын җайга сала, гел бер урында утырып эшләгән кешеләргә, авыр физик хезмәттә булганнар өчен файдалы. Югары температура булмаганда томау, йөткерүдән дә дәвалый. Пар астында чабынган вакытта матдәләр алмашы тизләшә. Дөрес, һәр кешенең организмы үзенчәлекле, шуңа да эссе мунчага керер алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк, - диде табиб.
Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев