Саба таңнары

Байлар Сабасы Сәләтле балалар мәктәбе укучылары иҗаты

Мәктәбебездә - мозаика остаханәсе 2014 елның җәендә мәктәп бинасында үткәрелгән капиталь ремонттан соң, белем йортыбыз танымаслык булып үзгәрде, матурайды. Барыбызны да иң сокландырганы, стеналарның мозаика белән бизәлүе булды. Бу - безнең мәктәпкә Мәскәү шәһәрендә яшәүче эшмәкәр, мәгарифне һәм мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Исмаил Әхмәтовтан бүләк итеп бирелде. Проектның авторы -...

Мәктәбебездә - мозаика остаханәсе

2014 елның җәендә мәктәп бинасында үткәрелгән капиталь ремонттан соң, белем йортыбыз танымаслык булып үзгәрде, матурайды. Барыбызны да иң сокландырганы, стеналарның мозаика белән бизәлүе булды. Бу - безнең мәктәпкә Мәскәү шәһәрендә яшәүче эшмәкәр, мәгарифне һәм мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Исмаил Әхмәтовтан бүләк итеп бирелде. Проектның авторы - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, архитектор Рөстәм Шәмсутов. Әлеге стеналарда татар халкының борынгы язу тарихы сурәтләнгән: рун язуы, уйгыр язуы, гарәп, латин графикасы, кириллица. Матур да, зәвыклы да, тәрбияви дә, шул ук вакытта татар язу тарихы турында шактый мәгълүмат бирүче мозаиканы барыбыз да кызыксынып өйрәнә башладык. Берничә укытучы Мәскәү шәһәрендә Исмаил Әхмәтовның чын мозаик остаханәсендә булып, әлеге сәнгатьнең нечкәлекләрен өйрәнеп кайтты. Һәм укучыларның кызыксынулары буенча, бу уку елында, Алсу Шагвалиева җитәкчелегендә мәктәптә мозаик остаханә эшли башлады. Әлеге берләшмә өстәмә белем бирү кысаларында алып барыла. Укучылар мозаика сәнгате тарихын, эшләү ысулларын өйрәнәләр, кул астында булган гадәти ташлар, керамик плитка кисәкләре, елга комы белән композицияләр эшлиләр. Район башлыгыбыз Рәис Миңнеханов та безнең эшчәнлегебез белән даими кызыксынып тора. Аның тырышлыгы белән остаханәгә Мәскәү шәһәреннән мозаика белән шөгыльләнү өчен чын смальталар һәм эш кораллары кайтты. Безнең кызыксынуларыбызга, хыялларыбызга битараф калмаган, һәр башлангычыбызда ярдәм иткән җитәкчебезгә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.

Мәликә Мостафина,

VIII сыйныф.

Нихау!

Әйе, без менә хәзер шулай кытайча сәламләшәбез, кытай телендә бер-беребезгә хәерле көн телибез. Белгәч - белемеңне күрсәтәсе, өйрәнгәч - кулланып карыйсы килә шул. Безнең сыйныф тарихы 2015 елның 1 сентябрендә башланды: без дә, күп сынаулар аша үтеп, Сәләтле балалар мәктәбенең 1нче сыйныфына кабул ителдек. 10 кыз, 10 малай һәм сыйныф җитәкчебез Миләүшә Гарифуллина белән бер гаилә булып укый башладык. Мәктәп безгә беренче көннән үк бик ошады. Әлбәттә, без моңарчы йөргән балалар бакчалары да бик матур иде, ләкин мәктәптә тагын да яктырак, кызыклырак кебек. Барлык фәннәрне дә бик яратып укыйбыз, аеруча инглиз теле һәм технологияне. Ә безне иң кызыксындырганы, әлбәттә инде, кытай теле. Атнага 1 генә тапкыр була торган бу дәресне без бик көтеп алабыз. Әле бик аз вакыт үтүгә генә карамастан, инде кытай телендә исәнләшү, саубуллашу, үз-үзең белән таныштыру сүзләрен өйрәндек. Кытай теле бик катлаулы булса да, яратып өйрәнгәч, без аның авырлыгын сизмибез. Өйгә кайткач, әти-әниләребезне дә кытайча сөйләшергә өйрәтәбез.

I сыйныф укучылары.

Коры кашык авыз ертамы?

Коррупция... Бу сүзне хәзер һәркайда очратырга мөмкин: кайдадыр әлеге күренеш турында хәбәр итү өчен кайнар линия телефон номерлары эленгән, кайдадыр бу тема буенча берәр сорау борчыса - кемгә, нинди электрон почтага язарга мөмкин икәнлеге күрсәтелгән, һәм "Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик!" дип, йодрыкка йомарланган куллар күрсәтелгән лозунглар эленгән. Ләкин бу язып куелган кәгазьләр үзләре генә берни дә эшли алмый шул, чын-чынлап көрәшү өчен без - битараф булмаган кешеләр кирәк.

Кайдан килеп чыкты соң бу коррупция? Миңа ул никтер XXI гасырда - без яшәгән чорда гына килеп чыккан кебек тоелган иде. Ә бераз тарих битләрен актарып, кызыксынып укып караганнан соң минем фикерем бөтенләй үзгәрде. Ясаган ачышларыма аптырап киттем: бу күренеш безнең эрага кадәр Рим дәүләтендә нәшер ителгән "Законнар җыелмасы"нда ук телгә алына. Ул - акча түләү хисабына судта биргән күрсәтмәләрне үзгәртүне белдергән. Безнең эрага кадәр 4 гасырда Һиндстанда дәүләт белән идәрә итү буенча "Артхашастре" трактаты язылган. Биредә чиновникларның дәүләтне талавына каршы көрәшүнең 40 ысулы күрсәтелгән. Ә трактат азагында язылган нәтиҗә тагын да кызыклы. Анда мондый сүзләр язылган: "Хәйләкәр чиновникларның гаепләрен табуга караганда, һавада очкан кошның юлын билгеләү җиңелрәк; суда йөзүче балык ул суны эчәме, чиновник үзенең кул астындагы байлыкны талыймы - боларның икесен дә исбатлау бик кыен...". Бу нәрсә? Коррупциягә каршы көрәшүнең файдасы юк дигән сүзме? Барыбер җиңү мөмкин түгел дигәнне аңлатамы? Ә нигә кул селтәргә?! Ришвәтчелекнең борынгы күренеш булуы, гади халыкның үзәгенә үтүе татар халык иҗатында да чагылыш тапкан. Мәкальләр дә шул хакта сөйли: "Майламаган таба купмый", "Коры кашык авыз ерта", "Кул-кулны, ике кул битне юа" кебек мәкальләр дә ришвәтчелекнең асылын аңлата.Һәр күренешнең дә килеп чыгу сәбәпләре бар. Ә коррупцияне нинди сәбәпләр китереп чыгара соң? Иң төп сәбәп - түбән хезмәт хакы дип зарланалар. Ә бит коррупция белән эләккән кешеләр арасында бер генә түбән хезмәт хакы алучыны да ишеткәнем юк?! Алар барысы да җитәкче урында эшләүчеләр, тормышлары көйләнгән, җайланган кешеләр. Алдагы сәбәп - законнарны белмәү. Ришвәт алучылар барысы да югары, күбесе юридик белемле кешеләр. Законны алар да белмәсә - кем белергә һәм үтәргә тиеш соң? Өченче сәбәп - коррупцияне гадәти күренеш итеп карау. Монысы белән килешәм. Чыннан да, без аңа ияләндек, шулай тиеш шикелле кабул итәбез бугай. Гади халык үзе үк шундый чыгу юлын тәкъдим итә кебек тоела. Сәбәпләрне саный китсәк - алар бик күп. Ләкин безгә сәбәп түгел, ә шушы хәлдән чыгу юлын эзләргә кирәк. Ришвәтчелеккә каршы һәр заманда да көрәш алып барылган һәм хәзер дә катгый чаралар күрелә. Без 11-12 яшьлек укучылар гына булсак та, әлеге тема буенча сыйныф сәгатьләрендә төрле әңгәмәләр, очрашулар үткәрелә, без коррупциягә үзебезнең мөнәсәбәтебезне белдереп рәсемнәр ясыйбыз, шигырь-хикәяләр иҗат итәбез. Иң мөһиме - әлеге күренешкә бездә тискәре мөнәсәбәт уяна. Шәхсән мин үзем, радио-телевидение аша ришвәт белән тотылган кешеләрне күрсәм, чын күңелдән нәфрәтләнәм. Сезгә ни җитми? Сез бит үзегезгә караганда күп тапкыр авыр хәлдә яшәүчене талыйсыз? Әллә соң законнарны бөтенләй дә белмисезме? Әллә соң сез мәктәптә укымадыгызмы? Сезгә сыйныф җитәкчеләрегез кеше әйберенә тиюнең, кеше рәнҗетүнең начар эш икәнлеген сөйләмәделәрме, дип аларга сорауларымны яудырам. Ләкин җавап кына юк... "Яңалыклар" тапшыруында андый кешеләр турында бик еш сөйлиләр. Һәм мин моңа сөенәм. Димәк, эш бара, гаеплеләр җәзаларын ала. Ләкин аны тулысынча җиңү бик авыр эш. Моның өчен кешеләрнең уйларын, фикерләрен үзгәртергә кирәк. Бәлки без- закон бозуларга каршы көрәшү өчен белем һәм нык­лы ихтяр көче белән коралланган яшь буын бу ямьсез күренешкә чик куя алырбыз. Хәзер инде ришвәт белән тотылган җитәкчеләрнең, хокук сакчыларының үзләрен генә түгел, ә шушы системада эшләүче барлык туган-тумачаларын да эштән җибәрәләр. Димәк, бер комсызның гаебе аркасында башкалар да зыян күрә. Һәр эшнең дә азагын уйларга кирәк шул. Бу эшкә гаиләсенә, балаларына, туганнарына битараф булган, акча өчен барлык әдәп-әхлак сыйфатларын оныткан кешеләр генә бара ала дип уйлыйм.

Гөлнара Галиәкбәрова,

V сыйныф укучысы.

Юлларда имин йөрик!

Һәрчак юлга кузгалганда

Хәерле юл телиләр.

Тик нигәдер: "Каты чапма,

Каешны эләктер", - димиләр.

Ә минемчә, имин йөрү

Менә шуларга бәйле.

Кагыйдәләр үтәлгәндә

Булыр юллар хәерле.

Ислам Димөхәммәтов,

III сыйныф укучысы.

Игенче хезмәте

Басуларда игеннәр,

Шау-гөр килеп үстеләр.

Көз җиткәч, барысы да

Амбарларга күчтеләр.

Өстәлләрдә хуш ис бөркеп,

Яңа ипекәй тора.

Игенченең тырышлыгын,

Бик мактасак та була.

Миләүшә Нәҗметдинова,

III сыйныф укучысы.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: