Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Байлар Сабасында төзелеп килүче балалар бакчасы "Шоколад" дип аталачак [+фото]

Һәр елны августның икенче якшәмбесендә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тармак хезмәтчәннәренең күркәм эшләре, районда барган төзелешләр турында сөйләвен үтенеп, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймовка мөрәҗәгать иттек. - Равил Мөбарәкович, кайсы гына тармакны алма, үсешен, киләчәген алып барылган төзелешләр күрсәтеп тора. Авыл хуҗалыгы районы буларак,...

Һәр елны августның икенче якшәмбесендә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тармак хезмәтчәннәренең күркәм эшләре, районда барган төзелешләр турында сөйләвен үтенеп, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймовка мөрәҗәгать иттек.

- Равил Мөбарәкович, кайсы гына тармакны алма, үсешен, киләчәген алып барылган төзелешләр күрсәтеп тора. Авыл хуҗалыгы районы буларак, газета укучыларны шушы тармакта капитал салулар да кызыксындыра.

- Районыбызда аграр җитеш­терү объектлары төзелеп файдалануга тапшырылмый калган ел юк. Соңгы вакытта Туктар белән Килдебәк авыллары арасында кәҗә фермасы төзелеше киң колач белән алып барылды. Бер ай элек Олыязда роботлаштырылган ферма тулы куәтенә эшли башлады. Бу инде районыбызда яңа технологияләргә нигезләнгән шундый дүртенче объект. Төбәктә 200 башка савым сыерлар һәм таналар өчен тудыру бүлеге файдалануга бирелү алдында тора. Юлбатта 100әр башка исәпләнгән тудыру бүлеге һәм яшь бозаулар өчен тораклар төзелә. Керәнне фермасында 500 баш терлеккә симертү мәйданчыгы ясала, керү юлы бетонлана. Арташта амбар хуҗалыгы, орлык саклау складлары төзелә, территориясе асфальтлана. Күп эшләрне җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыяте хуҗалык ысулы белән алып бара. Арташта яңа төзелгән роботлаштырылган фермага буаз сыерлар өчен янкорманы подрядчы оешма төзи. Моннан тыш Татарстан Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә пилот проектлары кысаларында сыерлар торакларын, силос-сенаж траншеяларын капиталь ремонтлауга резерв фондыннан республика хуҗалыкларына 532 миллион сум акча бүленде. Әлеге финанслау чыганагы хисабына районыбызда 6 торак төзекләндерелә һәм 1000 тоннадан артык сыйдырышлы 9 траншея төзелә. Болар барысы да аграр тармакның тотрыклы үсештә булуы турында сөйли.

-Республикабызда күп максатчан программалар гамәлгә ашырыла. Алар безнең районга ни дәрәҗәдә кагыла?

- Районда мөһим программа - сугыш ветераннарына то­рак төзү 2013 елда уңышлы төгәлләнде дияргә мөмкин. Быел исә күбрәк эш- 97,6 миллион сумлык - тузган торакта яшәүчеләрне яңа йортларга күчерү һәм социаль ипотека төзелеше буенча эш башкарылачак. Лесхозда, Шәмәрдәндә, Кырбашта яшәүчеләрне тузган торактан күчерү өчен 6 йорт төзелә. Сентябрьдә шулай ук Сабада ипотекага 27 фатирлы йорт тапшырыла. "Уңайлы мохит" программасы буенча 4,6 миллион сумлык эш гимназиядә һәм сәләтле балалар мәктәбе-интернатында алып барыла. Халык өчен мөһим тагын бер программа быел Сатышта яшәүчеләрне модульле медпунктлы итте. Хокук бозуларны кисәтү комплекслы программасы кысаларында Иске Икшермә һәм Тимершык авылларында полиция участок вәкаләтлеләре өчен эш бүлмәләре дә шунда булган ике торак йорт төзү планлаштырылган иде. Алар август аенда файдалануга биреләчәк. Районыбыз күпфункцияле комплекслар тө­зү программасында да катнаша һәм Югары Симеттә шундый үзәкне ачу тантанасы сентябрь аенда булыр дип көтелә. Ә иң зур күләмле финанслау (74 миллион сумлык) таләп иткән объект - район үзәгендәге балалар бакчасы төзелеше. Үзенчәлекле яңгырашлы "Шоколад" исеме алган мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесен "Ак таш" җәмгыяте төзүчеләре 15 августка ук сафка бастырачак. Әлеге бакча мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә чират проблемасын хәл итәчәк. Моннан тыш август аенда Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы программасы буенча Тимершыкта, Иске Икшермәдә, Лесхозда һәм Сабада универсаль спорт мәйданчыклары ачылачак.

Республиканың капиталь ремонт программалары буенча да төзүчеләребез агымдагы елда күләмле эшләр башкардылар. Эзмә урта мәктәбе, гимназия капиталь төзекләндерелә, 6 мәктәптә җылылык казаннары алыштырылачак, район үзәгендә су белән тәэмин итү челтәре ремонтланды, 20 торак пунктта урамнарны яктырту өчен яктырткычлар өстәлде һәм алыштырылды. Болар барысы да республика программалары кысаларында финансланган объектлар.

Районда юл төзелеше дә киң җәелдерелгән. Авыллар­ны асфальт юлга тоташтыру дәвам итә. Быел бу эшне "Тат­автодор"ның Саба фи­лиа­лы Төбәк авылында алып барды. Хәзер Теләче-Елыш-Түбән Шытсу юлы реконструкцияләнә, биредә ел ахырына кадәр 6 километрда асфальтның беренче каты җәелергә тиеш. Филиал Саба-Сатыш-Казан юлында 8 километрда асфальтны яңартты. Торак пунктлар эчендәге юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү буенча Байлар Сабасы бистәсендә Г.Закиров, М.Җәлил урамнарында, Шәмәрдәндә Фрунзе урамында асфальт яңартылды. Әлеге юнәлештә "Саба "Мелиорация ПМК" җәмгыяте дә байтак еллардан бирле эшли. Мелиораторлар терлекчелек комплексларына керү юлларын тәртипкә китерү буенча 70 миллион сумлык эш башкардылар.

Болардан тыш районда җирле бюджет хисабына да төзү-ремонт эшләренең туктап торганы юк. Мәгариф учреждениеләрендә смета бәясе 150,7 миллион сумлык ремонтны 1 сентябрьгә төгәлләү бурычы куелды. Мәдәни объектларда - 25,7, спорт корылмаларында 3,5 миллион сумлык эшләр башкарылды. Күпфатирлы йортларга керү юллары эшләүгә, булганнарын норматив хәлгә китерүгә, күперләр төзүгә, агачлар утыртуга, картайганнарын кисүгә, һәйкәлләрне төзекләндерүгә һәм торгызуга бүленгән лимит 18,7 миллион сум тәшкил итте. Кыскасы, район үзенә күрә төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә, төзүчеләрнең җәен-кышын тукталмаган хезмәте нәтиҗәсендә торак пунктларның социаль йөзе үзгәрә, тормыш-көнкүреш шартлары уңайлана.

- Равил Мөбарәкович, төзүчеләр дигәндә, конкрет кемнәрне күздә тотасыз, санап кителгән эшләрдә кайсы оешмаларның өлеше зур?

-Хәзерге вакытта районыбыз төзелешләрендә су кертүчеләрне, юл салучыларны да исәпләсәк, 1600-1800гә якын кеше эшли. Бу - алдынгы технологияләргә, һөнәри осталыкка таянучы зур көч дияр идем. Саный китсәң, эшләнгәннәрдә 159нчы ПМК, "Ак таш", "РАФФ", "Инвестхолдингстрой", "Универсалстрой", "ПМК Мелиорация" җәмгыятьләренең һәм башка төзү оешмаларының өлеше зур. Барысы да сыйфатлы, төзелеш нормаларына һәм кагыйдәләренә туры китереп эшләү максаты куйган. Коллективлар нигездә үз районыбыз халкын, үзен шушы тармакка багышлаган кешеләрне берләштерә. Белгечлегем буенча төзүче буларак, хезмәтләрен яхшы аңлыйм, таләп итү дә бар. Төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрмәгән көннәр бик сирәк. Кимчелекләрне бергәләп хәл итәбез.

- Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан теләкләрегез.

-Төзүчеләребез исән-сау булып, имгәнмичә, санап кителгән һәм телгә алынмый калган объектларны үз вакытында, югары сыйфат белән файдалануга тапшырсыннар иде. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан барысына да уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Төзүчеләргә авыр һәм мактаулы эшләрендә һәрчак уңышлар юлдаш булсын.

Фәнил Мәүлетов. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев