Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Байлар Сабасында шәхси йортта ир-ат һәм хатын-кыз янып үлгән

38 яшьлек ир-ат һәм 29 яшьлек хатын-кыз мәете янгын калдыкларын актарганда табылган.

Байлар Сабасында шәхси йортта ир-ат һәм хатын-кыз янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә, 2 декабрьдә, 22 сәгать 5 минутта ашыгыч хезмәтләрне чакырту бердәм номерына Байлар Сабасында Тукай урамында шәхси йорт януы турында хәбәр кергән.

22 сәгать 8 минутта янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йортны төтен баскан булган. 22 сәгать 25 минутта янгын тулысынча сүндерелгән.

Янгын калдыкларын актарганда 38 яшьлек ир-ат һәм 29 яшьлек хатын-кыз мәетләре табылган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев