Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИ-2018: ЯҢАЧА

Тиздән укучыларны кызу урак өсте көтә – БДИга әзерлек башланды. Бу имтиханнарны тапшыру тәртипләренә кагылышлы шактый яңалык бар. Хәер, бу чор – 11нчеләр, аларның әти-әниләре, укытучылары өчен генә түгел, имтиханны уздыру пунктларында (ППЭ) эшләүчеләр өчен дә йокысыз төннәр вакыты. Хәтта «Сетевая компания», «Тателеком» эшчеләренең дә ашавы качарга мөмкин!

Юк-юк, алар да БДИ тапшырачак, дип шатланырга ашыкма:). Алар, имтихан аудиторияләрендә электр утының, интернетның тоткарлыксыз эшләве өчен җавап бирәчәк.

11нче сыйныф укучыларының кайсысы БДИны тапшыру хокукына ия?

​ уку буенча бурычлары булмаганнар, шул исәптән йомгаклау иншасы (итоговое сочинение) буенча да;

​ уку елы өчен билгеләре «3»ледән дә түбәнрәк булмаганнар;

​ 1 февральгә кадәр БДИ тапшыру турында гариза биргәннәр.

Быел БДИны 16673 укучы тапшырачак. Шуларның 16312се – 2018 ел чыгарылышы.

Укучылар арасында иң популяр предметлар булып җәмгыять белеме, физика, биология, химия, тарих санала. Быел җәмгыять белемен БДИ тапшыручыларның 54 проценты бирә. Рус теле белән математиканы әйтеп тору да юк инде. Аларның мәҗбүри булуына күнектек. Әле бит математика да ике төрле: база һәм профиль. Югары уку йортына керим, дисәң, профильлесен тапшырырга кирәк. Кайберәүләр, үзләренең мөмкинлекләрендә икеләнгәнгә күрә, икесен дә тапшыра. Быел математиканың профильлесен сайлаучылар – 10 000 укучы.

Кайбер фәннәр буенча имтиханнарның биремнәре үзгәртелүенә дә ияләштек. Шулай итеп, быел чит телләр, информатика, әдәбият, җәмгыять белеме, рус теле, физика, химия буенча кайбер биремнәр үзгәргән. Ә биология, география, тарих, математика буенча үзгәрешләр юк.

КИМнарны мәктәптә генә чыгарталар

Быел КИМнарны (контроль-үлчәү материаллары) – имтихан сораулары – имтихан тапшыра торган мәктәптә чыгартылачак. Элек КИМнарны әзер килеш алып киләләр иде.

– Аларны чыгарту һәрбер аудиториянең үзендә башкарылачак. Аның һәркайсында принтер торачак. Без аны чыгарту урыны, дип атыйбыз. Компьютерга диск кертелә. Имтихан комиссиясе әгъзасы цифрлы электр имзаны (токинг) һәр баланың эшенә куярга тиеш. Шуннан соң гына КИМнарны чыгарту башлана, –ди Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.

КИМнарны киләсе елның мартына кадәр саклыйлар икән. Ә караламаларны 1 мартта юк итәргә мөмкиннәр. Имтихан тәмамлангач, укучыларның эшләрен дә шул ук аудиториядә сканер аша компьютерга кертәчәкләр. Аларны имтихан тапшыру пункты (ППЭ) җитәкчесе, дәүләт имтихан комиссиясе әгъзасы, техник хезмәткәрләргә тапшыралар. КИМнарны чыгарту, бланкларны сканер аша уздыру эшләрен имтиханда утыручы укытучылар түгел, ә техник хезмәткәрләр башкарачак. Бу эшнең беткәнен укучы көтеп тормый. Имтиханын тапшыра да чыгып китә.

21 марттан БДИны алдан тапшыру этабы башланды. Ул апрельгә кадәр дәвам итә. Быел аңа 1090 кеше гариза биргән. Имтиханны берничә айга алданрак:

​ былтыргы чыгарылыш укучылары;

​ урта һөнәри уку йортларын тәмамлаганнар;

​ быел мәктәпне тәмамлаучылар (халыкара, Россиякүләм интеллектуаль, спорт ярышларында катнашучылар, медицина учреждениеләрендә дәвалану узучылар, чит илгә укырга китәргә җыенучылар) тапшыра.

БДИның төп этабы: 28 май – 2 июль

! 2017-2018 елда рус теленнән БДИда минималь балл – 34 балл; математикадан – 34 балл.

28 май – география һәм информатика;

30 май – база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ;

1 июнь – профиль дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ;

4 июнь – химия, тарих;

6 июнь – рус теле;

9 һәм 13 июнь – чит телләр буенча БДИның сөйләм өлеше;

14 июнь – җәмгыять белеме;

18 июнь – биология, чит телләр буенча БДИның язма өлеше;

20 июнь – рус әдәбияты һәм физика.

БДИларның резерв көннәре 22 июньнән алып 2 июльгә кадәр уза.

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X