Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИ – әллә укытучыга җиңелме

Начар билге укучының гына түгел, укытучының да язмышын хәл итә. Шулай булгач, БДИны мөгаллимнәр дә борчылып көтә. Балалар имтиханны тапшыра да - кайсы кая таралыша. Ә укытучыга алга таба да эшлисе, белемен күтәрәсе бар. Ә бүгенге вазгыять "бер кашык дегет бер мичкә балны боза" дигән әйтемдәге кебек килеп чыга. Инде...

Начар билге укучының гына түгел, укытучының да язмышын хәл итә. Шулай булгач, БДИны мөгаллимнәр дә борчылып көтә. Балалар имтиханны тапшыра да - кайсы кая таралыша. Ә укытучыга алга таба да эшлисе, белемен күтәрәсе бар. Ә бүгенге вазгыять "бер кашык дегет бер мичкә балны боза" дигән әйтемдәге кебек килеп чыга. Инде нишләргә?

Барлык үпкәләргә күз йомып

Гөлия Галиева (исемен үз­гәртүне сорады) мәктәптә математика укыта. Югары белемле, педагогик стажы 23 ел булган укытучы ул. Гөлия апа - үз районында иң алдынгы укыту­чы­ларның берсе. Математика фәне буенча укучылары район, рес­пуб­лика, хәтта илкүләм олимпиадаларда, дистанцион бәйгеләрдә җиңү яулый. Үзе дә бәйгеләрдә сынатмый. Математика фәне буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре район, республика буенча уртача күрсәт­кеч­ләрдән югары. Гөлия апаның укучылары һәрвакыт югары балл туп­лый, кайберләре Мәскәү вузларында белем ала.


"Чираттан тыш югары квалификацион категориягә аттестация үтәргә гариза бирергә йөр­гәндә күңелсез хәбәр җиткер­деләр. Укучылары БДИдан "2ле" алган укытучы югары квалификацион категориягә гариза бирә алмый. Аттестация вакытында аның булган категориясе дә төшәчәк икән. 2013 елда бер укучым БДИны начар билгегә тапшырган иде, - ди укытучы. - Мин республика Мәгариф һәм фән министрлыгындагы аттестация буенча җаваплы белгечкә хат яздым. Ул җибәргән җаваптан андый карарның чыннан да барлыгына инандым. "Шундый күрсәт­кечләрем була торып, бер "2ле" өчен түбән категориягә төшәм­мени?" - дигән соравыма: "Кызганыч, бу бездән тормый. Барысы да Мәскәүдә карала, безгә үпкәләмәгез", - дигән җавап килде".

Быел үтәсе аттестация вакытында Гөлия апага янә борчылырга туры киләчәк. Чөнки нинди категориядә каласын төгәл белми ул. Ә югары категориягә гариза бирүдән мәгънә юк: ул әле биш елсыз бирелмәячәк һәм, ул вакытка лаеклы ялга чыгу сә­бәп­ле, аңа инде бөтенләй кирәге калмаячак. Гөлия апаның казанышлары, БДИга әзерлек китабында басылган дәрес планнары, он-лайн-вебинарларда актив катнашуы, республика, район олимпиадаларында, конкурслардагы уңышлар, гомумән, бө­тен хезмәте бер "2ле" аркасында хәзер бернигә дә тормый булып чыга. Югыйсә мөмкинлекләре аз булган авыл мәктәбендә укытып та, шундый күрсәткечләр биргән укытучының хезмәте алдында баш ияргә кирәк түгелме? "Мин быел да 11 нче сыйныф укучыларын укытам. Аларны барлык яңалыклар белән таныштырып барам. Өйгә кайткач, БДИ бирәсе укучыларыма Интернет челтә­рен­дә вебинарлар, тренинглар оештырам. Алар шундук барысын да эшлиләр: бергәләп тик­шерәбез, әңгәмә оештырабыз. Ә киләчәктә укучыларым имтиханда "2ле" алмаячак дип ышандыра алмыйм".

Кемдер имтиханга әзерли, кемдер юк

Бу таләп белән укытучы­ларның күпчелеге килешми. Кайбер укытучыларның күрсәткеч­ләре дә аз, фән буенча имтиханга да әзерләми яки бик түбән нәтиҗәгә ия була. "2ле" булмаса, алар категорияләрен дә күтәрә, хәтта грант та (кайберләре 4 ел рәттән!) ала. Нәти­җәдә биш ел рәхәтен күрәләр. Ә дөрестән дә лаеклы булганнар бернисез кала түгелме? Бер "2ле" укытучының тырышлыгын, дәрә­җәсен юкка чыгара. Бөтен кешегә уку алдынгысы булу сәләте дә бирелмәгән. Укучыларның барысы да рус теле һәм математика кебек фән­нәрдән имтиханнарны яхшы билгегә генә тапшыра алмый. Ләкин моның аркасында укытучы зыян күрергә тиешме?

Вәгъдә бирелгән, нәтиҗәсе күренерме?

Укытучының имтихан күр­сәт­кечендә "2ле" билгесе булу "Иң яхшы укытучы" грантын алырга да комачаулый. Грант кагый­дәләре буенча, чыгарылыш имтиханында ике 100 баллык нәтиҗә булса, укытучы премия ала. Ә "2ле" булган очракта, андый ярдәмгә өметләнеп булмый.

Узган ел яз аенда Әтнә районына укытучылар белән очрашуга РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов килгән булган. Остазлар грантның әлеге кагыйдәсе белән килешмәүләрен аңа да аңлатып күрсәткәннәр. Депутат бу проблеманы күтәрер­гә вәгъдә биргән. Мәсьәлә ничек хәл ителер - укытучылар уңай үзгәрешләр көтә.

Ольга Мартьянова, Татарстан Мәгарифне үстерү ин­сти­тутының аттестация һәм һө­нәри бәй­ге­ләрне оештыруда методологик ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе:

- Әлбәттә, "2ле" укытучының категориясенә йогынты ясый. Бу яңалык түгел, бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәннән бирле шулай. БДИ ул - укучының унбер ел укыган белеменә бәя. Әгәр укучы "2ле" алган икән, димәк, ул бу фәнне өйрәнмәгән дигән сүз. Яхшы укытучының укучылары начар билге алмаска тиеш. Категориясен югалта дип әйтеп булмый, ул югары категориягә дәгъва кыла алмый. Ә менә тугызынчы сыйныфтан соң бирелә торган сынаулар, ягъни ДЙАсе­нең йогынтысы юк. Аны укучылар кире тапшыра ала. Грантларга килгәндә, аларга бары иң яхшы укытучылар гына дәгъва кыла ала. Укучылары начар укыган мөгаллимнәр анда катнаша алмый.

("Ватаным Татарстан", /№ 28, 27.02.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев