Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Устюгтан килгән Кыш бабай: «Балаларыгызны, аеруча малайларны җебек итеп үстермәгез!»

Кышның беренче көнендә журналистлар Бөек Устюгтан килгән Кыш бабай белән очрашты. Яңа елга әле ерак булса да, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бәйрәм мохите иде, фойеда ук бизәлгән чыршы каршы алды, мандарин исе, чын Кыш бабай.

НТВ каналы белән берлектә Россия Кыш бабае илнең 15 шәһәре буйлап сәяхәт итә. Балалар белән очраша, үзенә хат язучыларның кайберләрен сайлап яңа ел бүләкләре тапшыра. 30 ноябрьдә Кыш бабай Казанга килде. Ул бездә 2 декабрьгә кадәр булачак.
Россия Кыш бабае белән бергә НТВ телекомпаниясенең генераль директоры Алексей Земский, шул каналда “Квартирный вопрос” тапшыруын алып баручы Татьяна Грамон һәм танылган боксчы Ростислав Плечко да килгәннәр иде. Казанда алар “Игелекле дулкын” фестивалендә катнашты. Физик яктан мөмкинлекләре чикле, могҗизага өметләнгән балалар белән очрашты. Аларга үз-үзләренә ышаныч бирде, бүләкләр тапшырды. Шулай ук Казанның 11нче балалар мәктәп-йортында булды. Ә иртәгә, 2 декабрь көнне Әмәт паркында 14.00 сәгатьтә барлык балалар өчен бәйрәм оештырылачак.Анда теләгән һәр кеше Бөек Устюгтан килгән Кыш бабайны күрә алачак.

Бөек Устюгтагы Кыш бабай резиденциясенә ел саен 300 меңләп хат килә икән. Балаларның күбесе үзләренә генә түгел, якыннары, туганнары, әти-әнисе өчен бүләк сорый. Уенчык белән беррәттән сәламәтлек, хәтта әти сораучылар да бар икән.

– Балаларыгызны, аеруча малайларны җебек итеп үстермәгез. Буй җиткән егетләрнең фотоларын әниләре социаль челтәрләргә урнаштыра да, “бу минем куяным” дип яза. Нинди куян булсын алар? Кечкенәдән үз гамәлләре өчен җавап бирерлек булып, ныгып үсәргә тиеш балалар. Аннары шул “куяннар” гаилә коргач, авырлыклар килгәч, хатыннарын ташлап китә. Балалар Кыш бабайдан әти сорый. Ләкин моңа минем кодрәтем генә җитми, – ди Кыш бабай. Бүләккә гаджет, кыйммәтле телефоннар сораганнарга да аның үз киңәше.

– Хәзерге балаларны гаджетлар тәрбияли, балага телефон, планшет тоттыралар да, оныталар. Баланы хезмәткә өйрәтү юк. Барысы да тәрбиядән тора. Кайчан соңгы тапкыр балагыз белән китапханәгә бардыгыз? – дип мөрәҗәгать итте ул әти-әниләргә. Үзе дә кулдан язылган хатларны күбрәк ярата икән.

Матбугат конференциясендә Кыш бабайның нәрсә яратканы, нәрсә ашаганы белән кызыксынучылар да булды. Баксаң, Кыш бабай кәбестә һәм бәрәңге бөккәне, бал, үлән чәйләре, һәм мунча керергә ярата икән. Ә менә кар ашамый, балаларга да киңәш итми. Бердәнбер якын кешесе бар – Баба Жара. Безнең татар Кыш бабае белән алар дуслар, гел язышып торалар. Былтыр очрашкан да булганнар. Бөек Устюг Кыш бабае казанлыларга яңа ел бәйрәменә ясалма чыршы бизәргә киңәш итте. Табигатьне саклау өчен агачларны кисмәскә кушты. Казан мэриясенә истәлекле бүләген дә калдырды.

Акция кысаларында танылган боксчы Ростислав Плечко физик яктан мөмкинлеге чикле сигез яшьлек Виталий белән очрашачак. Малай кыш бабайдан көчле булырга өйрәтүне үтенгән булган. Яшьтәшләре белән бер дәрәҗәдә булмагач, үзен уңайсыз хис итә икән.

Ростислав Плечко исә:
– Виталийны үз үзен якларга өйрәтәчәкмен. Үземне дә биш яшькә кадәр әни кулында гына күтәреп йөрткән. Мин дә кайчандыр Кыш бабайдан сәламәтлек сораганмын. Шөкер, могҗиза бар. Хыяллар тормышка аша. Виталийда да үзендә ышаныч уятырга ярдәм итәчәкмен, – диде.

Татьяна Грамон, НТВ каналында “Квартирный вопрос” тапшыруын алып баручы:
– Балачагымда Казанга килгәнемне хәтерлим. Кояшлы көн иде, шәһәр бик истә  калмаган. Ләкин Казан кочып алган кебек тоелган иде ул чакта. Шул вакытта беренче тапкыр чәк-чәктән авыз иткәнемне хәтерлим. Ул баллы тәм әле дә тел очымда тора. Казан кунакчыл, игелекле, могҗизалар шәһәре булып күңелгә кереп калды.  

Фото: Татар-информ

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев